erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ишеттегезме әле: Субсидия бирергә ниятлиләр

Хәзерге вакытта субсидияләрне 5,4 процентка якын гаилә ала.

 Россиядә бурычы җыелган аз керемле гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү өчен субсидия бирергә тәкъдим иттеләр.

РФ Иҗтимагый палатасы һәм «ЖКХ-Контроль» коммерцияле булмаган партнерлыгы шундый инициатива белән чыккан һәм РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шул хакта хат юллаган.

Хәзерге вакытта торак-коммуналь хезмәтләренә ике айлык бурычлары җыелган очракта гражданнар субсидия алудан туктый.

«Бурычы булган гражданнар өчен субсидия бирүне туктату йомык боҗра хасил булуга китерә», - дип белдерде әлеге инициативаның авторы — РФ Иҗтимагый палатасының ТКХ, төзелеш һәм юллар комиссиясе башлыгы, «ЖКХ-Контроль» коммерцияле булмаган партнерлыгы башкарма директоры җитәкчесе Светлана Разворотнева.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, гражданин бурычы булган очракта субсидия ала алмый һәм аңа субсидия түләнмәгәнлектән, ул әҗәтен капларлык хәлдә түгел.

Моннан тыш, документ авторлары ярдәм алу хокукын билгели торган гаилә керемен бәяләү алымын үзгәртергә тәкъдим итә.

Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/ishettegezme-le/subsidiya-birerg-niyatlilr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X