erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Ашытта яшәүче Рәйсә апага 90 яшь тулды

Иске Ашытта яшәүче Рәйсә Сабированы гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова килде.

Рәйсә апаны язмыш балачагыннан сыный башлый, тик ул һәр сынауны нәфис иңнәрендә күтәрергә көч табып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бирешми алга атлый. Бүгенге 90 яшьлек юбилеен үз аякларында, балалары кочагында каршы алуы әнә шул сабырлыгына, түземлелегенә бирелгән бүләк аның.

Үзе яшьли ятимлектә үсеп, яшьли тол калып өч кызын ялгызы үстерсә дә, үткәннәренә дә, бүгенгесенә дә канәгать булып яши. Бүгенге көндә олы кызы Чабаксарда, икесе гаиләләре белән авылда яши. Әбинең йортыннан балалары, оныклары гына түгел, иренең туганнары да өзелми. Чөнки ул бүген дә үз аякларында, килгән һәркемгә якты караш белән, төп нигез җылысын саклап яши.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X