erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Иске Ашыт мәдәният йортында хәйрия концерты

Күңелләрдә булсын изгелек

Иске Ашыт мәдәният йортында “Күңелләрдә булсын изгелек” дип аталган хәйрия концерты булды. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылды ул. Печмәнтау һәм Иске Кенәр авыллары үзешчәннәре катнашында үтте. Концерттан җыелган акча СВОда хезмәт итүче ир-егетләр ихтыяҗына тотылачак. Оештыручылар башта интернет челтәрендә үзләренең авыл төркемнәрен булдырдылар. Шушы төркем аша бер-берсе белән элемтәдә тордылар. Концертка кайта алмаганнар авыл төркемендәге хәбәрне укыгач, “эх!” дип уфтандылар.

Концерт үзе бер бәйрәм булды. Зал халык белән тулы иде. Һәркем үзеннән аз булса да ярдәм булсын дип концертка килде. Концерт моңлы тавышлы оста гармунчы егетебез Зөлфәт Шакирҗановның “Әнкәйнең догалары” дигән җыры белән башланып китте. Кичәне Гөлчәчәк шигъри юллар белән оста итеп алып барды.

Гармунга кушылып җырлаган Ләйлә Хәйретдинова, Гүзәл Галәвиева, дәртле җырларны халыкка җиткерүче Йолдызны халык алкышларга күмде. Иң яшь артист Әскәр Вәлиев һәм Зәринә Галәвиеваның җырлавы, Лилия Мәгъсумованың сәнгатьле итеп сөйләгән шигыре халык күңеленә бик җылы кабул ителде. Әнис Мөхәммәтҗанов белән Ләйсән бергә җырлаган дуэт таң калдырды.

Кызларның күмәк биюе, егетләрнең татар әбиләре булып киенеп халыкны биетүләре үзе бер күңелле тамаша булды. Кыснадан килгән кунак Ришат Зәкиевның уен-көлкеле мәзәкләр сөйләве, гармунга кушылып татар халык җырларын башкаруы шәп килеп чыкты! Кыскасы, концертта катнашкан һәркем үзенең җырга-моңга, биюгә, нәфис сүзгә осталыгын күрсәтте. 

Печмәнтауда клуб булмаса да, тиз арада халык белән уртак тел табып концертны оештыруда башлап йөргән Әлфинур Мөхәммәтҗановага, Гөлчәчәк Рәхмәтуллинага, Зөлфирә Мөхәммәтшинага, гармунчы егетебез Зөлфәт Шакирҗановка һәм башкаларга зур рәхмәт.

Үзешчәннәргә дә бары тик мактау сүзләре генә! Эшләгән игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Дөньялар тынычланып, ир-егетләребез исән-сау булсыннар иде. Сабыйлары ятимлекне күрмәсен.

Зөлфия Минһаҗева.

Печмәнтау авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре