Иске Ашыт хоккей мәйданчыгында беренче ярышлар узды
Боз хуҗалары өченче урында калды
Туган авылы өчен җан атып йөрүче Илгиз Фазылҗанов быел Иске Ашыт авылында хоккей мәйданчыгы булдырган иде. Авыл яшьләре өчен дип төзелгән әлеге шугалакта беренче хоккей ярышлары узды.
Уеннарны Илгиз Фазылҗанов, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин, «Ашыт» ширкәте җитәкчесе Айрат Ибәтуллин һәм озак еллар әлеге җирлек башлыгы булучы Фәһим Фәйзуллин ачты. Илгиз Фазылҗановка һәм шугалакны булдыруда көчләрен кертүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. «Башыннан ахырына кадәр бу эшне җитәкләде. Артыннан йөрде, кирәк-яракны кайтартты, тәртибен белеп эшләтте. Илгиз Фазылҗанов авылыбыздагы иң актив егетләрнең берсе», – диде Рәдис Хабибуллин.
Фәһим Файзуллин авылда спортны үстерүгә үз өлешләрен кертүчеләргә соклану сүзләрен әйтте. «Спорт – ул сәламәтлек. Әнә шулай гел бердәм булып, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда, авылның киләчәге матур булыр», – диде ул.
Бозга беренче алканы да Илгиз Фазылҗанов үзе куйды.
Ярышларда Иске Ашыт, «Северный» хуҗалыгы, Пөшәңгәр, Яңа Кырлай командалары катнашты. Кызу уеннардан соң, 1 урынны Пөшәңгәр, 2 урынны Шушмабаш һәм 3 урынны Иске Ашыт командасы яулады. Ашыт кубогы пөшәңгәрләргә насыйп булды.
«Хоккей мәйданчыгыбыз буш тормасын. Биредә һәрдаим шундый матур уеннар булып торсын. Командаларга рәхмәт», – диде Илгиз Фазылҗанов.
Теләгән һәркем җылы ризык, кайнар чәй белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев