erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Кишет моряклары

 “Иске Кишет моряклары-генералда кунакта...”(Батырлык сәгате)

 

      Хәрби Диңгез Флоты көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы төрле елларда Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән егетләребезне Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллин музеена батырлык сәгатенә дәште.Кичәбез ачык һавада үтте.Мин белгәне безнең авылдан флотта хезмәт иткән егетләр 10лап кеше.Авылыбызның аксакалы Вилсур абый Абдуллин,Хәйруллин Марсил(вафат),Габитов Хәмбәл,Абдуллин Фәнил(вафат),Гәрәев Таһир,Хөсәенов Вильдар, Хөсәенов Вильсур,Галимҗанов Ильнар,Юнысов Ильнур,Гайфуллин Илназ.Матросларыбызның иң өлкәненә аз да түгел,күп тә түгел сөбханалла машалла Абдуллин Вилсур абыйга 85 яшь кенә.Килә килешкә үк армиядән кайтканыма 63 ел,әле берәүнең дә болай хөрмәтләп,зурлап моряклар бәйрәменә чакырганы юк иде дип зур рәхмәтен җиткерде.Гомумән Вилсур абый яхшы әңгәмәдәш.Гани Сафиуллинның бер апасы Вилсур абыйның әтисенең энесенә кияүгә чыга.Музейдагы стендка куелган бер фотосурәтнең табылу тарихын да сөйләп алды әле ул.Бакуга баргач ул туганнарыннан Гани Сафиуллинның кавалериядә хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтен алып кайтып Әтнәдәге туганнарына бирә.Һәм шул фотосурәт музейга килеп ирешә.Музеебызга кичәгә килгән моряклар төрлесе төрле флотта хезмәт иткәннәр:Вилсур абый Бакуда 3 ел,Габитов Хәмбәл Владивостокта,Гәрәев Таһир Одессада,Хөсәенов Вильсур Камчаткада,Галимҗанов Ильнар Төньякта 2 шәр ел хезмәт иткәннәр.Кичәдә егетләр бер-берсе белән туганнардай якын итеп күрештеләр,фотоальбомнардан хезмәт иткән еллардагы фотосурәтләрне кызыксынып карадылар,музей белән таныштылар,һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова матур әдәбиятта татар,рус,чит ил язучыларының диңгезчеләр турында язылган:А.Грин,Ж.Верн,В.Р.Паласио,Р.Л.Стивенсон,М.Мәһдиев,Ф.Шәфигуллин,М.Юныс әсәрләре белән таныштырып үтте.Ахырдан музей ишек алдында тәмләп күмер самоварыннан коймак белән чәй эчтек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X