Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иске Кишеттә гореф-гадәтләрне саклап яшиләр

     Әлбә пешерү буенча Илһамия безгә мастер-класс күрсәтте.Ул бу йортка 1987 нче елда килен булып төшә.Кайнанасы Фәгыйлә апа бу эшнең чын остасы була һәм килененә дә өйрәтә.Алар икесе бергәләп әлбәне бик күп кешеләргә пешереп бирәләр.

    Җәй айлары үтеп көзләр җитте,уңышлар җыелды.Халык бераз җиңел сулап куйды.Вакыт та иркенрәк, барасы җиреңә барып,планлаштырган эшләреңне ашыкмыйча эшлисең.Шундый матур кояшлы,көзге октябрьнең бер көнендә Иске Кишет авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубына йөрүче хатын-кызларыбыз әлбә пешерү серләренә өйрәнү һәм аны үсеп килүче яшь буынга җиткерү максатыннан Хәйруллиннар йортына җыйналды.Йортның хуҗалары Рафаил белән Илһамия безне якты чырай белән каршы алдылар.Бар җирдә тәртип,чисталык.Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй.Көзге бакчада күзне камаштырып сап-сары хризантемалар,тәрәзә төпләрендә яраннар шау чәчәк атып утыра.Илһамия әлбә пешерү өчен кирәкле ризыкларны,савыт сабаларны хәзерләп куйган.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова бу җыелуның максаты һәм әлбә турында кыскача мәгълүмат белән таныштырып үтте.

       Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә.Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында төрле милли оригиналь ашлар барлыкка килгән. Татар халкы элек-электән иген иккән,терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган.Татар халкында туйлар вакытында,бала тугач,табынга әлбә бирү гадәте дә бар.Әлбә югары сортлы оннан пешерелә.Ул тансык ризыклардан санала.Кайнап торган атланмайга яки сары майга,агач калак белән болгата-болгата он салырга.Онны,көйдермичә,нык кына кыздырырга.Он саргылт төскә кергәч,аңа,туктаусыз болгата-болгата,алдан әзерләнгән бераз кайнар сироп өстиләр.Аннары сүрән утта тагын 15-20 минут пешерәләр.Әзер әлбә сары һәм соргылт төстә дә була.Әлбә куе,майлы,баллы булырга тиеш.Әгәр әлбәгә башка төс бирергә кирәк булса,чия яки бүтән төрле җиләк суы салырга мөмкин.

     Әлбә пешерү буенча Илһамия безгә мастер-класс күрсәтте.Ул бу йортка 1987 нче елда килен булып төшә.Кайнанасы Фәгыйлә апа бу эшнең чын остасы була һәм килененә дә өйрәтә.Алар икесе бергәләп әлбәне бик күп кешеләргә пешереп бирәләр.Илһамия безне шаккаттырып газ плитәсе турында да сөйләп алды.Бу плитә үзем белән бергә картая инде,диде ул елмаеп.Чехиянеке икән шул ул.Чит ил әйберсе,бик сыйфатлы.Өр-яңа кебек.Илһамия әлбә пешерү өчен 1 кг югары сыйфатлы сыер мае,он,1 стакан су,2 стакан шикәр комы,2 аш кашыгы бал алына диде.Әлбәгә тоз салынмый.Бу нисбәттән Гөлфәрия апа Сәмигуллина кызыклы бер мәзәк тә сөйләп үтте.Кызлар аулак өйгә җыелганнар да әлбә пешерергә булганнар.Әлбәгә тоз саласымы,юкмы берсе дә белми икән.Шуннан урамнан үтеп баручыга:әй тозсыз әлбә кая барасың? дип кычкырганнар.Теге үтеп баручы әй наданнар,әлбә тозлы буламыни ул дигән.Шуңа охшаш әйбер чыннан да булган.Бу турыда Нәкый Исәнбәтнең мәкальләр китабында язылган.Ләкин монда мәзәкне Кышкар мәдрәсәсендәге шәкертләр белән бәйләгәннәр.Илһамия ялтырап торган ап-ак табакта майны эретте,май кайнап чыккач аңа әз-әзләп онны өстәп туглады.Ул онны чама белән сала һәм ул куе боламык хәленә килгәнче шулай эшләде.Башта кызу утта,аннан газны кысып кына гел туглап торды.Табактагы боламык соргылт төскә керде.Икенче савытта Гөлфәрия апа су,шикәр комы,бал салып туглап сироп әзерләде.Аннан шул сиропны табактагы боламыкка куштылар.Менә сиңа әлбә килде дә чыкты.Карап торучыларга бик җайлы.Моның өчен бер ярты сәгатьләп вакыт кирәк булды.Сироп салгач тагын бер унбиш минут әлбәне туглап сүрән утта пешерәсең.Аннан соң савытларга салып суынырга куясың.Әлбә җылы килеш ашаганда да бик тәмле.Суынгач ул китеп ашарлык булып катып китә.Аны пычак белән кисәсең.Авызга капкач тарала.Бик тәмле.Илһамиянең әлбәсе машалла бик тәмле булды.Соңыннан әлбәттә тәмләп чәй эчтек.Гөбәдиясе дә авызда эреп кенә китә.Китапханәбездә кызыксынучыларга “Әлбә-тансык ризык” дигән китап күргәзмәсе эшли.

    Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: