erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Иске Кырлай мәктәбе яңа уку елына әзер: капиталь ремонт тәмамлану алдында

«Иң яхшысы – балаларга» федераль программасы кысаларында, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча, «Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе»ндә капиталь ремонт тәмамлану алдында. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә

Төзелеш эшләренең төп өлеше инде башкарылган. Хәзер мәктәптә соңгы җыештыру эшләре алып барыла, җиһазларны көйләү һәм мәктәп территориясен төзекләндерү дәвам итә.

Федераль проект ярдәмендә авыл укучылары өчен заманча белем бирү мохите булдырылды: яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән якты сыйныф бүлмәләре, яңартылган ашханә һәм хәвефсез инженерлык системалары.

Яңа уку елына мәктәп тулысынча әзер булачак. 1 сентябрьдә укучылар Белем көнен яңартылган, заманча мәктәп бусагасын атлап каршы алачак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев