erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Истәлекле җәй.    

    Зарыгып көтеп алган җәйге каникулымда истәлекле көннәр күп булды

Җәй – елның иң гүзәл вакыты.Тирә-якта  яшеллек.Кошлар сайравыннан  кырлар яңгырап тора.Шифалы яңгырлардан соң яшелчә,җиләк-җимеш ,игеннәр  өлгерә.
         Җәен китапханәдән китаплар алып куйдым да,бушаган саен китаплар укыдым. “Сабантуй” дагы кроссвордларны чишәргә дә бик яратам. Әбиләрдә кунак булырга да өлгердем.Алар белән бергәләп печән әзерләдем,җиләккә бардым.Җир җиләге уңып та  караган быел! Чиләкләп җыелган җиләктән әбием кайнатма, компот ,тагы әллә нинди тәмле сыйлар әзерләде.Җиләкләп чәй эчкәч, дусларым белән урамда төрле  уеннар уйнадык.
            Минем әтием , Сибгатуллин Илъяр, урып-җыю вакытында   KLAAS TUCANO 340 комбайнында эшли.Быелгы җаваплы чорда мине дә үзенә ярдәмче итеп алырга булды.Әтием белән бергәләп көн дә эшкә йөри  башладым.Башта комбайнны  урып-җыю эшенә әзерләдек.Аннары  басуга икмәк суктырырга чыгып киттек.Арпа,бодай,солы ,рыжик суктырганда төнге сменада да эшләргә туры килде.Аеруча истә калган вакыт бодай суктырганда булды: берничә тапкыр комбайн  көйсезләнеп алды ,аны төзекләндергәнче эштән тукталып та тормыйча булмады  әле.Ничек кенә авыр булганда да,әтием  сабыр  гына  эш итә ,тырышып эшли.Мин дә һәрвакыт әтиемә  таяныч булырга тырыштым.Тырышуым бушка китмәде: 1 нче сентябрь  көнне Белем бәйрәмендә “Игенче” агрофирмасы җитәкчеләре кулыннан бүләк алуы бик күңелле булды.
                Җәйнең тагын бер истәлекле көне  ---  гаиләбез белән “Шүрәле” паркында  ял иткән көн.Андагы карусельләр, таганнар,төрле күңелле уеннар бик ошады.Кайткач дусларыма да сөйләдем әле.
           Быелгы җәйнең искиткеч мул уңышы, кызарып пешкән җиләкләрнең тәме ,чәчәкләр хуш исе,кошлар тавышы, төнге караңгыда утлар балкытып эшләгән комбайн  авазы гүзәл җәй турындагы хатирәләрне мәңге оныттырмас!              
                                                                                  Сибгатуллин Илназ,
                  Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X