Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Истәлекләрен безгә җиткерде"

    Якташыбыз.

    Без  бүген, 15 июльдә Урта Курса авылында туып-үскән якташыбыз,  хезмәт ветераны,  төрле темаларга бик күп мәкаләләр һәм кызыклы хикәяләр иҗат иткән Рөстәм Хәбибулла улы  Бакировны юксынып искә алабыз. Ул быел март аенда безнең арабыздан китте, аңа бүген  86 яшь  тулган булыр  иде. Без, музей хезмәткәрләре, Рөстәм абый белән даими аралашып , хәл белешеп яшәдек. Очрашканда ул үзе белем алган Югары Курса җидееллык һәм Сеҗе урта мәктәбенең һәр укытучысын яратып, хәтерендә яңартып сөйли иде. Шул ук вакытта,  югары белемле физика укытучысы буларак эшли башлагач,    Казанбаш һәм Югары Курса мәктәпләрендә  алар  кебек тырышып  эшләве  турында Рөстәм абый  бераз  мактанып та, горурланып та ала иде.  Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов: “Мин өч ел укып Казанбаш урта мәктәбен тәмамладым. Класс җитәкчебез Лилия Бәширова булды, Мөхәммәт Мәһдиев мәктәптә завуч иде. Ә Рөстәм абый Бакиров  безгә физика һәм электротехника фәннәрен укытты. Ул бик белемле, үтә таләпчән һәм шул ук вакытта бик гадел укытучы,  безне бөтен күңелен биреп укытты , тормышта үз урыныбызны  табуда зур ярдәм күрсәтте. Кызыклы тәҗрибәләр үткәреп, лаборатор-практик эшләрне тиешле таләпләргә туры килерлек итеп оештырып, яшь булуына карамастан, бер дә иренмичә безгә бу фәннәрнең тормышта кирәк булуын төшендерә алган укытучы буларак  хәтердә саклана. Шул еллар да ук Рөстәм абый газеталарга мәкаләләр язган, аларны безгә дә  укыганын хәтерлим, шулар аша тәрбия биргән . Ул бит мәгърифәтче, фронтовик язучы Госман Бакировлар нәселеннән икән, ә Кесмәс буе авылларында һәм Арча шәһәрендә бүгенге көндә дә аларның укытучы булып эшләүче туганнары бик күп”, – дип укытучысы белән горурланып та, юксынып та искә алды.      

     Рөстәм абыйның  балалар тормышының барлык  үзенчәлекләрен үз күңеле аша уздырып, аларның күңелләренә хуш килерлек итеп  язган  хикәяләре тупланган  “Уеннан-уймак”, “Кадерле бүләк”, “Бәхетле балачак”, “Бүректәге чеби”  китапларын бүген дә  яратып укыйлар.  Ул китаплар,  газета-журналарда басылган мәкаләләре, ә алар 100 дән артык, төрле еллардагы фотолар, аның турында язылган истәлек язмалары безнең “Казан арты” тарих-этнография музеенда кадерле экспонатлар буларак сакланалар. Әле күптән түгел  музейда Госман һәм Рөстәм Бакировларның  иҗатларын өйрәнүгә багышлап очрашу үткәрдек, анда Арча шәһәрендә яшәүче туганнары Гөлшат һәм Флера апалар, аларның балалары, гаиләсе белән  Рөстәм абыйның кызы Лилия  катнаштылар. “Әти музей хезмәткәрләре белән аралашып яшәгәненә бик сөенде, безгә кабат-кабат сөйли иде. Арчадан туган көнем белән тәбрик иттеләр, “Арча хәбәрләре”ндә язганнар, менә язмасын җибәргәннәр, дип сабыйларча куана иде. Арча турындагы җырларны күз яшьләре белән тыңлый, телевизорда булган тапшыруларда якташларын күрсә  куанып бетә алмый иде. Безнең  әти бик  гадел, сабыр, кешелеклегомүмән, чын укытучы иде  ”, – дип искә алды кызы Лилия. 

      Соңгы көннәренә кадәр Рөстәм абый узган тормышыннан, башкарган эшләреннән канәгать булуын, бергә эшләгән хезмәттәшләре турында уңай фикерләрен  әйтеп, кызыклы истәлекләрен безгә җиткерә килде.   2020 елның 15 июлендә якташыбыз үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән иде. Рөстәм абый ул көннәрдә: ”Туган ягымда мине онытмауларына, башкарган хезмәтләремне искә алуларына сөенеп яшим. Районыбыз мәктәпләрендә 25 ел дәвамында  укытучы,  укыту-тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшләдем.  Без гаиләбез белән  1982 елда Казан шәһәренә күчендек. Лаеклы ялга чыкканчы “Медфизприбор” фәнни-тикшерү берләшмәсендә намуслы хезмәт иттем. Кайда гына эшләсәм дә  тырыштым, югары нәтиҗәләргә ирештем, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале һәм бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләндем.  Бүгенге көндә улым Рәдис, киленем һәм оныкларым белән яшим, кызым Лилия гаиләсе  дә даими кайгыртып тора”,– дип бик куанып сөйләгән иде. 

    Менә бүген дә  Рөстәм абыйны туган көне уңаеннан котлыйсы, сөйләшәсе, хәлләрен сорашасы килеп китте... Без аның җайлап кына, һәр сүзен урынлы кулланып, озак еллар шәһәрдә яшәвенә карамастан саф татар телендә сөйләшүенә соклана идек. Ә иң мөһиме балаларының һәм оныкларының туган телебездә иркен сйләшүләре. Очрашу вакытында кызы Лилия әтисенең хикәяләре турында сөйләп, яраткан хикәясеннән өзек укып  бу фикернең дөрес булуын раслап та күрсәтте.  Менә туган телебез шулай саклана, буыннардан буыннарга күчә.  

    Бергә укытучылык хезмәтен башлап, гомер буе дус булып яшәгән,  Татарстанның халык  язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең  “Кеше китә – җыры кала” фикере  Рөстәм Бакировка  туры  килә. Үзе китсә дә укыткан укучылары калды, алар укытучыларын хөрмәт белән искә алып яшәячәкләр,  ә язган  әсәрләре киләчәк  буыннарга истәлек булып  барачак. Якташыбыз Рөстәм Бакировның башкарган хезмәтләре һәм иҗаты онытылмасын,  балаларга белем бирү һәм тәрбия эшендә  урынлы кулланылсын иде 

    Шәфигулла Гарипов 

    Реклама

     Казан арты” тарих-этнография музее 

     директор урынбасары

            

           

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: