erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җитди сораулар бирелде

Әгәр дә сез Арча районында яшисез һәм сезгә юридик ярдәм кирәк икән – ул ярдәмне бушлай алырга мөмкинлек бар!

“Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештырабыз”, – дип мөрәҗәгать итте  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы.

Алдан хәбәр иткәнчә, Юстиция министрлыгында Арча халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн-чара оештырылды. Очрашу район хакимиятендә видеоконференция рәвешендә үтте. Сораулары булганнар, алдан язылып, очрашуга килделәр. Алар видеоэлемтә аша Казандагы белгечләргә сорауларын бирделәр. Әлеге чарада Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТРның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстанның адвокатлар палатасы белгечләре катнашты. Очрашуны ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов алып барды. Ә Арчада белгечләр белән видеоэлемтәне район хакимияте юристы Ләйсән Сәгыйтова оештырып торды.

Арча районы авылларының берсендә яшәүче күп балалы ата менә нинди сорау белән килгән. “Татарстан Республикасында закон нигезендә күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир бирү каралган, – дип сөйләде ул. –  Башка төбәкләрдә сайлау мөмкинлеге бар: я җир участогы аласың, я акча. Әмма безнең Татарстанда андый мөмкинлек юк. Әти-әниләрнең теләген искә алып, безнең Татарстанда да законга үзгәреш кертеп булмыймы?”

Икенче бер күп балалы атаны Россия гражданлыгы ала алмавы борчый. Балалар Россиядә туган һәм гражданлыклары да бар. Әниләре ана хокукыннан мәхрүм ителгән. “Гражданлык булмау сәбәпле дүрт балага бер тапкыр бирелә торган түләүне ала алмыйм. Гражданлык алырга ярдәм итегез”, – дип үтенде ата.

Ә менә өченче сорау шактый кызыклы. “Безнең электән өй урыны 31 сутый тәшкил иткән, – дип сөйләде бер ханым. – Җирне юл икегә аерып тора. Иске өй дә тора. Юлның икенче ягындагы җиргә яңа йорт төзедек. Өйне җире белән рәсмиләштердек. Әмма ул аз сутый белән рәсмиләштерелгән, 31 сутый белән түгел. Ә без 31 сутыйны рәсмиләштерүне сорыйбыз. Чөнки безнең электән килгән җир ул”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Мин өч бала анасы, – дип сөйләде бер ана. – Ничек менә аларга мал-мөлкәтне бүлеп бирәсе?” Әлбәттә, бу һәркемнең үз эше. Бу мәсьәләне хәл итү юллары төрле. Балаларны бер-берсенә дошманлаштырмыйча, милекне акыллы итеп бүләргә кирәк. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина башкаларны кайгыртып йөри. “Юл һәлакәтендә мөмкинлекләре чикләнгән баланың әнисе мәрхүм булды. Ана белән бала да зыян күрә. Бала хастаханәдә дәвалана. Бала исеменә мал-мөлкәт күчкәндә ул фатир кредитын да түләргә тиеш булып чыгамы? Ул аны түли алыр, дип уйламыйм. Бу очракта нишләргә”, – дип ярдәм итүләрен сорый. 

 Һәр мөрәҗәгать итүчене белгечләр игътибар белән тыңлап, сорауларга законнар нигезендә җавап бирде. Очрашудан борчыган сораулар уңай хәл ителер, дигән ышаныч-өмет белән таралыштык.

ТР Юстиция министр-лыгының Арча халкын “бушлай юридик ярдәм күрсәтәбез” дип язылган чакыруында шундый юллар да бар: “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының бушлай юридик ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Үзәккә 8(843)222-60-60 телефоны буенча эш көннәрендә сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр язылырга мөмкин”. Белеп торыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X