Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Итекче Гарифулла

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга җыенганда сугышта катнашкан авылдашларның исемлеген кабат карап чыктым. Һәлак булучылар, сугыштан исән кайтучыларның да исемлеге бар.

     

    Аларның күбесе миңа таныш, аларны күзалдыма китереп, тормыш юлларын исемә төшереп утырам. Араларында Гарифулла абый Зиннатуллин да бар. Мин аны күпмедер дәрәҗәдә хәтерлим. Кечерәк кенә буйлы, башына һәрчак кәләпүш киеп йөрүче абыйның сигез кызы һәм бер улы барлыгын беләм.

    Гарифулла абый 1907 елда туган. Ул – игезәк сыңары. Игезәге Галимулла, кызганыч, Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әтиләре Зиннатулла бабай итекче булган. Элек итекчеләрнең күбесе Башкортстан якларына чыгып итек басканнар. Шулар арасында авылдашыбыз Зиннатулла агай да бар. Башкортстан якларында эшләгәндә булачак хатыны Гөлчирә белән танышып, аңа өйләнә. Өч малай туа. Башта туган игезәк малайларга, Гарифулла белән Галимулла, җиде яшь тулганда Зиннатулла абый Беренче Бөек Ватан сугышына китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Авыр еллар булу сәбәпле, Гөлчира апа бу балаларны берүзем аякка бастыра алмам дип, игезәкләрен Ленинград балалар йортына тапшыра. Гарифулла белән Галимулла шунда җиде класс белем ала. Малайлар балалар йортында мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, тырышлык һәм үҗәтлек белән белем алалар, активлыклары белән аерылып торалар һәм оештырылган хорда Гарифулла солит буларак җырлый да. Ьиде класс белем алгач, туган авылларына кире әйләнеп кайталар. Гарифулла абый сулагай кеше, бик яхшы билгеләренә генә укый, рус телен су урынына эчә. Укуын дәвам иткән булса, ул бер галим яисә зур дәрәҗәле шәхес булыр иде. Кызганыч, илдә барган вәзгыять аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Гарифулла абый әтисенең һөнәрен үзләштерә һәм итек басу эшен дәвам итә, ул балта остасы да. Ике кызы, Галия белән Талия, авыл егетләренә кияүгә чыккач, аларга йортлар салырга булыша. Аның кулында балта әкияттәге кебек, үзе эшләгән сыман тоела. Чөнки балта белән бүрәнәне юнасы яки каезлыйсы, тәрәзә рамнарын ничек эшлисен ул яхшы белә. Хәтта йорт бурасын бураган вакытта төшкән фотосы да сакланган.

    Гарифулла абый башкалар кебек гаилә кора. Улы Шәрифулла тугач, хатыны озак тормый, авырып вафат була. Ул арада Бөек Ватан сугышы башлана, Гарифулла белән Галимулла, энеләре Шәйдулла сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Гарифулланың улы Шәрифулла әбисе Гөлчирә  тәрбиясендә кала. Галимулла абый 1942 елда, ә Шәйдулла абыйның 1943 елда һәлак булулары хакында хәбәр килә. Шулай итеп, бер ананың өрлектәй ике улы сугышта һәлак була.

    Гарифулла абый 1944 елга кадәр сугыш эчендә була. Сталинград янында барган сугышта катнашып, каты яралана. Госпитальдә дәвалангач, аны өенә кайтарып җибәрәләр, чөнки бер як беләгенең ите буе белән умырыла, күз кабагында берничә осколка кыйпылчыклары кала. Врачлар аны алу мөмкин булмавын аңлаталар, Гарифулла абый шул кыйпылчыклар белән гомеренең соңгы сулышына кадәр яши.

    Сугыштан кайткач, ул авыл кызы Шәмсиягә өйләнә. Шәмсия апаның да беренче ире фронтта һәлак булып, кызы Гөлчирә кала. Ике йөрәк кушылгач, тормыш алга бара, сигез кыз бер-бер артлы дөньяга килә, бер кызчыгы нәни вакытта ук вафат була.

    Гарифулла абый гадилеге, әдәпле, ачык йөзле, киң күңелле, эш сөючәнлеге белән башкалардан аерылып торган дисәм бер дә ялгыш булмас. Шул ук вакытта ул шаянлыгы, тапкырлыгы белән дә күрше-тирәдәгеләрдән аерылган. Кече кызы Илсиянең истәлекләренә күз салсак аны аңлап була:

    – Әтинең итек баскан вакыты. Ул итек басса да, башка эш белән шөгыльләнсә дә гел җырлый-җырлый эшли иде. Бервакыт шулай күрше кызы Сания белән аның янына кердек. Һәрвакыттагыча әти җырлый һәм безгә борылып карады да: ”Ә-ә, Салих малае кунакка кергән икән. Абау, минем малай да бар”, – дигән була. Без пырхылдап көләбез. “Әти, нинди малай булыйк инде, без бит кызлар”, – дим. “Шулаймыни? Мин малайлар дип торам тагы”, – дип, ирен чите белән генә елмаеп шаярта. Безне үчекләргә, көлкеле мәзәкләр белән мавыктырып сөйләштерергә дә иренми иде ул. Әти үзе яхшы укыгач, бездән дә шуны таләп итте. Атна саен көндәлеккә кул куйдырасы бар. Ялгыш кына “3” ле билгесе эләксә, әтидән шулкадәр читенсенә идек, ул билгене каплап куеп, кул куйдыртырга тырышабыз. Ләкин әти эшнең нәрсәдә икәнлеген яхшы аңлый һәм безгә тырышып укырга, өстәмә белем алырга кирәклеген аңлата, икенче атнага билгеләрне яхшыртырга куша иде. Әти бик тә тәртипле кеше булды, кычкырып ачулана да белми иде ул. Бер кешегә начарлык эшләгәне булмады, сүзгә тапкыр, туган сорауларга аның һәрвакыт җавабы әзер. Гомере буе колхозда терлекчелек өлкәсендә эшләде. Пенсиягә чыккач та, эшеннән туктамады, тырыш хезмәтен югары бәяләделәр: “Татарстан АССРның атказанган колхозчысы” исеменә лаек булды. Ә әбиебез Башкортстан якларыннан булгангамы, миңа кечкенә вакытта башкорт биюен өйрәтте. Биюнең һәр элементын аңлата, ә җырларын матур итеп башкара иде. Аның моңлы тавышы абыебызга, әтиебезгә дә күчкән.

    Әти гел урманда булды, әле печән чапты, әле утын әзерләде. Без, кызлары, һәрвакыт аның янәшәсендә булдык. Аның белән бергә уфалла арбасын да өстерәдек, өй эшләрен дә күмәкләп башкардык. Нинди генә темага тукталсаң да, аның белән озак вакытлы әңгәмә корып сөйләшергә, аңлашырга була, аның сөйләм теле бай, шигъри җанлы кеше иде. Сулагай кешеләрне талантлы була, диләр. Чыннан да, әтиебез нәкъ шундыйлардан.

    Без гомер буе әтиебез белән горурланып яшибез. Аның өйрәткәннәрен истә тотабыз. Балаларыбызга, оныкларыбызга әти-әниебезнең тормыш юлын сөйләп, аларның хезмәтләре белән таныштырабыз. Аларның үрнәк кешеләр икәнлеген аңлатабыз. Әти белән әни шулкадәр тату яшәделәр, бер-берсен күз карашы белән аңлашалар иде. Шуңа күрә әтиебез вафат булгач, әни бер генә вакыт та әтине искә алмаган, аның турында сөйләшмәгән көне булмады. Ул аны бик юксынып, сагынып яшәде. Әти 72 яшендә вафат булды. Әниебез дә татар хатын-кызларына хас сыйфатларга ия иде. Аның тырышлыгы, өлгерлеге, дөньяны ярата белүе, җор телле булуы безне гел сокландырды. Ул колхозда төрле эштә эшләде. Үзенә йөкләнгән хезмәтне намус белән башкарды. Нигезебезнең тоткасы, ышанычлы терәге иде.

    Истәлекләре белән Гарифулла абыйның кызы, 32 ел буе үзе укыган мәктәбендә укучыларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем биргән укытучым Әнисә Шәймуллина да бүлеште.

    – Әтиебезнең яхшылыкларын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аның яшәү рәвеше, кешеләргә булган мөнәсәбәте, хезмәткә булган карашы бездә чагылыш таба дип уйлыйм. Сөйләм теле матур булган өлкән апабыз Гөлчирә гомере буе сатучы булып эшләп, Казан шәһәрендә яши. Әтиебез аны башкалар янында аерылып тормасын, бөтен балаларыбыз тигез булсын дип, бик якын күреп үстергән. Кызганыч, моңлы тавышлы Шәрифулла абыебыз колхозда эшләп, 60 яшендә вафат булды.Сабыр холыклы, шул ук вакытта шаянлыгы, шигъри җанлылыгы белән әтигә нык охшаган Талия апабыз күп еллар сыер сауды, хәтта алдынгы савымчы буларак, комсомол путевкасы белән Сочига да барган туганыбыз ул. Арабызда уңган-булганлыгы, чәчәк-гөлләр үстереп, матурлыкка мөкиббән китеп яшәгән Галия апабыз урманчылыкта эшләп, күп еллар колхозда сыер сауды, балалар бакчасында хезмәт куйды. Ике апабыз да туган авылыбызда яши. Тырыш Фәния апабыз гомер буе шәһәрдә сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ягымлы, салмак тавышлы, изге карашлы, мөләем, укымышлы Әлфинур апабыз 29 ел балаларга Штерә авылында белем бирде. Әтинең тапкырлыгы, шигъри җанлы булуы аңа күбрәк күчкән. Аның язган шигырьләрен әле дә алып укыйбыз. Хәтта укучылары да кабат-кабат аның шигырьләрен сорап алалар. Кызганыч, аянычлы авыру аны 46 яшендә безнең арадан алып китте. Әлфинур апа белән Шәрифулла абыйның өстәл артында утырганда икесе генә җырлый торган җырлары бар иде. Алар гел ике тавышка моңлы итеп шул җырны башкардылар. Буй-сыны, чибәрлеге, пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып торган сеңлебез Флера пешекчелеккә укып, Казанда эшләде һәм шунда яши. Ачык йөзле, кешеләр белән аралашырга яратучы, ярдәмчел сеңлебез Илсия хисапчылык буенча белем алып, пенсия яшенә кадәр шул юнәлештә эшләде. Әти белән әнинең иң яхшы сыйфатларын үзебезгә өлге итеп яшибез. Туганлык җепләрен югалтмыйча, алар үрнәгендә гомер кичерәбез.

    Гарифулла абыйның кызлары кыр казлары кебек тезелеп, безнең өй яныннан Сафый чишмәсенә суга йөрделәр. Аларга чишмә ерак, бер көянтә-чиләк су алып менгәнче без ике тапкыр чишмәгә төшәрлек вакыт үтә иде. Бервакыт мин чишмәгә төштем дә унбишәр литрлы ике чиләгемне су белән тутырып алдым. Карасам, артымда Әлфинур апа басып тора. Ул да суга төшкән. Миңа шулвакытта: “Сеңлем, бу зур чиләкләрең белән икенче суга йөрмә. Синең киләчәктә әни буласың бар, бу кадәр авырлыктагы суны кыз кешегә күтәрергә ярамый”, – диде. Ә миңа нәрсә, зур чиләк белән су ташысаң, күбрәк менә, эшең дә тизрәк бетә. Ләкин мин Әлфинур апаның сүзен тыңлап, бераздан кечерәк чиләкләр белән суга йөри башладым. Шул гади генә чиләкнең авырлыгы киләчәктә кыз бала сәламәтлегенә ничек йогынты ясаячагын кайгыртып әйткән икән бит Әлфинур апа. Мин аны яшьлегем белән бәлки, аңлап та бетермәгәнмендер, ләкин чит кеше баласын кайгыртучанлыгына бүген дә сокланам. Әлфинур апа күңелендә туган хисләрне шигырь юлларына тезгән, әйтер теләкләрен шулай җиткергән.

    Гомеренең соңгы мизгелләрендә язган “Яшәү кирәк миңа, яшәү кирәк!” дигән шигырен укыйм. Шигырьнең һәр юлы Әлфинур апаның киләчәккә өметен, ышанычын белгертә, тормышка, туганнарына, әти-әнисенә, гаиләсенә булган хисләрен тасвирлый.

    ...Зур ышаныч белән йөзә кораб,

    Барыр юлын маяк яктырта.

    Ныклы терәк, өмет һәм ышаныч

    Әйтерсең лә, көчен арттыра...

    Бөек Ватан сугышында катнашып, үзеннән соң якты эз калдырган Гарифулла абый Зиннатуллин үз тормыш юлы аша балаларына иң күркәм сыйфатларны сеңдергән. Авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәткән. Кешелекле булырга, хезмәт сөючән, гадел һәм ярдәмчел, акыллы булып яшәү, алда зур өмет уятып, нәсел дәвамчыларына якты киләчәк өчен өлге булган дип саныйм.

    Халидә Габидуллина,

    Гөберчәк авылы.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: