Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Итекле хоккей тәмам

    Арча стадионында итекле хоккей ярышы тәмам. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.

    Район хакимияте командасы 1нче урынны алды. Командалар бирелеп уйнадылар. Дусларча очрашу иде бу. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов үзе дә уйнады. Көрәшчеләр, физкультура укытучылары, яшьләр, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре - бар да хоккей уйнады.

    Мөрәледән абыйлы- энеле Нәбиуллиннар да уйнады. Рәдис Нәбиуллин, Курса Почмакта бүген хоккей уйнап килдек инде без, диде.

    Реклама

    Район балигь булмаган балалар белән эшләүче комиссиядән Лилия Завялова башкалар белән уенчылар өчен җанатып торды.

    Булат Гәрәев судьялык итте.

    Стадионда күңелле булды! Хәрәкәттә бәрәкәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: