erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иҗтимагый совет бәя бирде

Район Иҗтимагый советының күчмә утырышы булды.

Надия Мифтахетдинова җитәкчелегендәге совет әгъзалары Урта Курса, Сеҗе авыл җирлекләрендә урнашкан мәчет, мәгариф, мәдәният объектларында булдылар, аларның эше белән таныштылар.

Туган тел һәм халык-лар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган әлеге чара Корайван авылы мәчетеннән башланды.  Кечкенә генә авылның яңа мәчете үзенә тартып тора. Эче дә бик күркәм. Арча үзәк мәчетеннән килгән Айдар хәзрәт авылның иминлеге өчен һәм мәрхүмнәр рухына догалар укыды.

– Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлаганга 17нче ел китте. Яңа мәктәп бар. Корайван авылына мәчет эшләтү минем күптәнге хыялым иде, – дип дулкынланып сөйләде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Аллага шөкер, мәчетле булдык. Авылда 31 хуҗалык. 17сендә көн итәләр. Авыл башында фермер Фәнис Әхмәтханов гаиләсе яши. Мәчет төзибез дип халыкка мөрәҗәгать иттек. 1300000 сум сәдака акчасы җыелды. Төп иганәче һәм башлап йөрүче фермер Фәнис Әхмәтханов булды. Кызым, эшмәкәр Ләйсән һәм авыл халкы булышты. Җыелган сәдака акчаларын Әлфия Гыйниятова бик төгәл итеп алып бара. Менә шушы Корайван мәчетен сезгә бик тә күрсәтәсем килде. Авылдагы башлангыч мәктәптә өч бала укый.

Район Иҗтимагый советның элеккеге җитәкчесе Ринат Һидиятов: “Мәчет миңа бик ошады. Җыйнак, җылы, идәннәрендә аякка йомшак, диварларыннан нур бөркелеп тора. Минем нәсел шушы авылга барып тоташа”, – дип дулкынланып сөйләде. Әйе, мәчетләр, авыллар күңелне кузгата. Бигрәк тә нәсел җебең шул авылга барып тоташса.

Урта Курса авылы мәдәният йортындагы фойега куелган чиккән мендәр тышлары, сөлге, тастымаллар, милли киемнәрдән фольклор төркемнең гармун белән җырлап-биеп, бүләк җыеп, сабантуй күренешен күрсәтүләре шулай ук бик тәэсирле иде. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов та хуҗалык  тормышы турында кыскача гына таныштырып үтте.

Юл уңаендагы Урта Курса мәчетендә дә булдык. “Безнең мәчеткә арчалар да яратып килә, – дип сөйләде Ислам хәзрәт. – Никахлар үткәрәбез”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Якташыбыз Вәдүт Вафин төзеткән мәчет бу, – дип сүзне дәвам итте Рәмзия Вафина. – Узган ел Югары Курсада Илдус мәчете ачылды. Илһам Хисамиев төзетте. Сарай-Чокырча мәчетенә 113 ел. 2006 елда ныклап төзекләндерелде. Аланда да мәчет бар. Безнең Урта Курса авыл җирлегенә 6 авыл керә. Үзара салым белән бик уңышлы эшлибез. Юлларны, чишмәләрне карадык. Хәтта авыл эчендә 1 км. асфальт юлга кадәр салдырдык.

Урта Курса мәктәбен Радик Яруллин җитәкли. Мәктәп җитәкчесе үз авыл кешебез булуы әйбәт булды, диделәр. “2нче елымны эшлим. Эшемне яратам, – дип сөйләде Радик Яруллин. – Барысы 64 укучы укый, 18 укытучы эшли. Киләсе елда 12 бала 1нче сыйныфка укырга керә”. Тәрбия эше буенча директор урынбасары, инглиз теле укытучысы Рәзинә Таһирова экран аша мәктәп тормышы, уңышлары белән таныштырды. “Сез үзегез кайдан? Инглиз теленә кайда өйрәндегез?” – дип сорадык яшь белгечтән. “Мин үзем шушы авылдан, – диде Рәзинә Илгизовна. – Инглиз теленә мәктәптә һәм нигездә Арча педагогика көллиятендә өйрәндем”. Мәктәп директорына да сораулар күп булды. “Сезнең мәктәптә теманы начар үзләштергән бала белән махсус эшләү бармы? Хәзер бит бала өлгереше күбрәк ата-ана җилкәсендә. Я репетитор яллыйлар, я ата-ана үзе интегә...”. “30ар бала укучы күп балалы сыйныфларда бәлки шулайдыр ул. Бездә бер сыйныфта иң күбе 15 бала укый. Шуңа да балага игътибар күбрәк”, – дип җавап бирде директор. Югыйсә, лаеклы, белемле балалар үстерүне кайгырткан җәмгыятьтә бер сыйныфта 30ар бала булырга тиеш тә түгел. Бүләргә кирәк ул сыйныфларны. Бер сыйныфта 10шар, 15шәр генә бала укысын. Бу хәл ителергә тиешле җитди проблема.

Әнә шундый уй-фикерләр белән мәктәптәге музейга кердек. Андагы байлыкны күреп, хәйраннар калдык. Күпме экспонат, көнкүрештәге тарихи әйберләр! Нишләп элек бу бала арбасын тәбәнәк итеп эшләделәр икән, дип сөйләшеп тә алдылар. Элек әти-әни эштә булган, баланы шул балалар караган инде аны, шуңа аларга буй җитсен өчен тәбәнәк эшләнгән ул.  Арбадагы бала егылып төшсә хәтәр бит, ә түбәннән төшеп-менеп йөрергә дә җайлы... Кара ул хәзерге буй җитмәслек коляскаларны! Элеккеге кеше акыллырак булган шул...

Урта Курса балалар бакчасын да карап чыктык. “24 бала йөри, 10ау чират тора”, – дип сөйләделәр.

Сеҗе авыл җирле-гендәге Сикертән авылында Г.Камал музеенда булдык. Авыл, район өчен менә дигән тарихи, мәдәни урын. Гөберчәктәге М.Мәһдиев музее белән дә таныштык. Шушы бинада ук урнашкан китапханәдә күчмә утырышның рәсми, йомгаклау өлеше булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты. “Урыннарга чыгып, нәрсә эшләнгән һәм эшләнмәгән – шуларны күреп, карап, өйрәнеп бәя бирүегез безнең уртак эш өчен бик тә әһәмиятле”, – дип сөйләде Алсу Фирдәүсовна. Чыгыш ясаучылар ел дәверендә нәрсәләр эшләнгәне хакында сөйләделәр, эшлек-ле тәкъдимнәр әйттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X