Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җитәкче булган кешегә җиргә төшү җиңел түгелдер инде ул

    Бер танышым: “Район газетасының өченче битендәге сәхифәләрне көтеп алам, мин сиңа үзем белән булган бер вакыйганы сөйлим, аны да шунда кыстырып куй әле”, – диде.

    – Үзең беләсең, мин гомер буе шоферлы эштә эшләдем, – дип башлап китте бу. – Бер нәрсә дә мәңгелек түгел, беркөн шоферлы эшне алыштырырга туры килде, хәзер үземә руль артында йөрисе. Иртән әзерләнеп чыктым да, гадәттәгечә түрә урынына кереп утырдым. Шоферга: “Әйдә, киттек!” – дим. Тик машина никтер кузгалмый. Аптырап шофер ягына карыйм – ә ул юк! Рәхәтләнеп көлдем инде. Тагын кабатланды әле андый хәл...

    Мин дә “Дзержинский турында хикәяләр” дигән китапта шундыйрак вакыйга турында укыган идем. Ул елларда хөкүмәт кешеләре дә җәен машинада, кышын атта йөргәннәр. Шул ук шофер кышкы айларда кучерга әйләнгән. Бервакыт таудан төшә болар. Дзержинский күзәтеп бара: шофер аяклары белән тормоз эзли, тик чанага кем тормоз куйсын инде?

    ...Райкомда эшләгән еллар. Авылда  мәктәп директоры булып эшләгән фәләнне (урыны җәнәттә булсын) бүлек мөдире итеп куйдылар. Болай үзе әйбәт кеше иде (тик безнең баш мөхәррир: “Әйбәт кеше – һөнәр түгел!” – ди), әмма мәктәп стенасыннан башка нәрсә күрмәгән кешегә, яхшы директор булсаң да, райком кадәр райкомда эшләү җиңел түгел. Тәҗрибә дигән нәрсә һәркемгә тора-бара килә инде ул. Монда башка таләпләр, башка дәрәҗә.

    Реклама

    Бу, бичара дип әйтимме, күбрәк дәрәҗәсен өстенрәк куярга уйлаган, ахырысы. Бервакыт аппарат киңәшмәсендә беренче секретарь моңа: “Сиңа болытлар арасыннан җиргә төшәргә вакыт!” – диде.

    Шушы сөйләшүдән соң юкка чыккалый башлады бу. Юморлы кешеләр һәр коллективта була: җиргә төшеп йөридер, дип көлештеләр. Әмма райком колхоз фермасы түгел, анда күп югалып йөри алмыйсың. Шундый “югалуларның” берсеннән битләре җимерелеп килде бу. Хезмәттәшләре: “Хатыны белән сугыштымы икән?” – диеште. Тик райкомда эшләүчеләргә генә түгел, хәтта партия әгъзаларына да гаиләдә ызгыш-мазар чыгарырга ярамый иде. Хатының килеп әләкләсә, хәзер шелтә, кисәтү ясап “тәрбияләчәкләр”, куып та чыгарырга мөмкиннәр әле. Секретарь үзенә чакырта моны. “Нәрсә булды?” – ди. “Телевизор карап утырганда йоклап киткәнмен, урындыктан егылып төштем”, – ди бу. Үзегез җиргә төшәргә куштыгыз, дип әйтә алмый бит инде.

    Җитәкче булган кешегә җиргә төшү җиңел түгелдер инде ул. Бервакыт басуда семинарга җыелдык. “Гади” халык машиналарын читтә калдырып җәяү керә, чөнки җил көчле, машина үтә калса, җыелган халыкны тузан болыты күмәчәк. Берничә хуҗалык җитәкчесе нәкъ менә шулай эшләде дә! 100 метр араны да җәяү йөрергә өйрәнмәгән болар! “Фермага да машинада керәләрдер!” – дип “сокланып” карап тордык.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: