Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иван-чәйне ничек итеп дөрес җыярга һәм киптерергә?

    Иван-чәй өлгерергә күп калмады. Дәвалау үзенчәлекләрен саклап калу өчен аны ничек дөрес итеп җыярга һәм киптерергә?

    Иван-чәй өлгерергә күп калмады. Безнең якларда июнь ахырлары– июльдә чәчәк ата ул. Үсемлек яфракларын нәкъ менә шушы вакытта – бөтен бөреләре чәчәк атып бетергәч, ягъни шау чәчәктә утырганда җыярга кирәк.  Дәвалау үзенчәлекләрен саклап калу өчен аны ничек дөрес итеп җыярга һәм киптерергә? Җыю. Яфракларын (әлбәттә инде, бөҗәк-фәләннән зарарланмаганнарын гына), сабакның уртасына җиткәнче, өстән аска таба берәмтекләп җыеп алабыз. Тишекле чүмечкә салып, краннан агып торган суда яхшылап юабыз. Суы тулысынча агып беткәнче тотабыз. Шиңдерү. Яфракларны ак кәгазь (газета ярамый – типография буявы сеңәргә мөмкин) өстенә 3-5 сантиметр калынлыкта тигез итеп җәябез. Шуннан чималны күләгәле коры урынга (әйтик, үләннәр киптерү өчен әвеслеккә) урнаштырабыз. Әледән-әле астын өскә әйләндереп. 24 сәгать тотабыз. Бер тәүлек эчендә яфраклар бераз шиңә, кипшерә. Аларның тулысынча кибеп җитмәве кирәк. Бөтерү. Җиңелчә генә шиңгән яфракларны көпшә рәвешенә китереп төрәбез.  Бу этапта алар, сок бүлеп чыгару сәбәпле, берникадәр каралып китә. Бурсыту (ферментация). Бөтерелгән яфракларны киң савытка (пыяла яки эмаль) урнаштырабыз. Чимал катламының калынлыгы 5 сантиметрдан артмаска тиеш. Өстен дымлы чиста чүпрәк белән каплыйбыз да җылы урынга куябыз (иң кулае –   25 градус чамасы җылы), 8-12 сәгать тотабыз. Әмма җылылык 25 градустан артып киткәндә, чимал тизрәк бурсый. Шуңа күрә бу процессны һаман саен күзәтеп торырга кирәк. Үсемлек исе чәчкәләрнең хуш исенә алышынса, димәк, процесс тәмам. Артык бурсыганда, чималдан силос исе килә башлый. Бу очракта аны, әлбәттә инде, эчемлек ясау өчен кулланырга ярамый. Киптерү. Киптерү өчен бурсыган яфракларны ваклап турыйбыз. Газ миченең калай табаларына пергамент кәгазе салып, вакланган иван-чәйне 1 сантиметр калынлыкта җәябез. 100 градуска кадәр җылытылган газ миченә куябыз. Температураны арттырмыйча, 60 минут чамасы киптерәбез. Берәр сәгать узгач, температураны 50 градуска калдырып, мич ишеген бераз ачып куябыз. Шул рәвешле чәй бөртекләрен, тулысынча кипкәнче, тагын 15-20 минут тотабыз. Менә шулай, иван-чәйне әзерләү – шактый ук мәшәкатьле эш. Әмма файдасы да бик зур шул аның.  Иң элек яман шешне кисәтүче үсемлек булып тора ул. Икенчедән,  нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Өченчедән, сидек юлларын, җенес органнары системасын чистартып, ялкынсуга каршы яхшы дәва. Дүртенчедән, иммун системасын ныгыта. Ирләр өчен дә сихәте зур: простата бизе эшчәнлеген яхшырта, простатит авыруын булдырмауга ярдәм итә. Әзер чәйне кәгазь капчыкларда караңгы һәм коры урында сакларга кирәк. Шунысы кызык: бер пешергән иван-чәй ике-өч көн буена сихәтен югалтмыйча саклана. Төсе дә, кара чәйнеке кебек, бик матур булып чыга. 

    Реклама

    Ватаным Татарстан
    http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ivan-chyne-nichek-itep-dres-yyarga-m-kiptererg

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: