erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ияләнә алмыйча сагынып елый идем

Шигырьләре йөрәгеннән өзелгән

Без редакциядә вакыт-вакыт Арча язучыларының китапларын кулга алабыз, әсәрләрдән өзекләрне, шигырьләрне кычкырып укыйбыз. Бу юлы хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның 2нче сыйныфта укучы оныгы Айсинәгә бәйгедә сөйләр өчен туган тел турында шигырь эзләдек. Якташыбыз Вәзыйх Рәхимовның шигырьләр китабыннан “Туган тел” дигән шигырен табып алдык:

Бишектә үк “әннә” диеп

Ачылган телем минем.

Үз телемдә сөйләшкәнгә

Кояшлы күгем минем...

Хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов шигырьләрне укуны дәвам итте.

Акыл кергәнче

Улым өйләнә, күрше,

Яңа елда туй була.

Яшь бит әле. Акыл керсен!

Акыл кергәч, соң була.

Үзенчә аңлады

Синең бөтен чиреңдә дә

Аракы гаепле, бел!

Рәхмәт, доктор, юкса хатын

Үземне гаепли гел.

Яхшы

Төзелештә начар диләр

Начар түгел һич.

Төшкә кадәр измә көтәм,

Төштән соң – кирпеч.

Шигырьләрен укый-укый Вәзыйх Рәхимовны искә төшердек. Исән вакытта редакциягә килеп йөрде. Мәкаләләр, шигырьләрен алып килде. Уен-көлкене аңлый торган, тыйнак кеше иде. Бервакытта да иҗаты белән мактанмады, масаймады. Һөнәре белән ул – төзүче. Россиянең атказанган төзүчесе. Гади ташчыдан прорабка күтәрелгән һөнәр иясе. Гади эшчеләр арасында эшләгәнгә ул тормышны яхшы белгән һәм шуңа да кеше укый торган язмалар иҗат иткән.

Хатыны Саҗидә апа нихәлләрдә икән, дип сөйләшәбез үзара. Шунда ук телефон кенәгәсеннән эзләп табып, номерны җыйдым. Озак көттермәде, Саҗидә апа үзе алды телефонны. Төштән соң Саҗидә апаның хәлен белергә төштек. Йортлары тимер юлның теге ягында Сәйдәш урамында, “Менә шулай үзем генә яшәп ятам, балалар көн дә килеп торалар”, – дип каршы алды ул безне. Тормышыннан канәгать. “Тик менә тигезлегем юк”, – дип көрсенеп алды. Быел 85 яшь туласы. Ә Вәзыйх абыйның мәрхүм булганына мартта 15 ел була икән инде. Исән булса, 87 яшь тулган булыр иде. Вәзыйх абый Әтнә районы Кышлау авылында туып үскән. Язучы, безнең редакциядә эшләгән Радик абый Фәизов та Әтнә районы Дусым авылыннан бит. Икесе дә Арчада гомер иткән Әтнә районы кешеләре. Бәлки шуңа да бу ике гаилә дус булган, аралашып, кунакка йөрешеп яшәгән. Вәзыйх абый Радик дустына багышлап шигырь дә язган. Башына “Дустым, каләмдәшем, якташым Радик Фәизовка багышлыйм” дип язган.

Урал якларында йөргән чакта,

Урал ташларына абынып.

Йөргәнсеңдер туган авылыңның

Яшел урамнарын сагынып.

Паровозда инде күп селкендең,

Ташла, калдыр бүтән ирләргә.

Җанга якын каләмеңне ал да,

Әйләнеп кайт туган җирләргә.

Туган яклар илһам бирә икән –

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер-бер артлы китап чыгардың:

“Телсез” егетеңнең мәхәббәте,

Тетрәндерде күңел кылларын.

“Ике әни”еңне бердәй күрдең,

“Ак каз”ыңны мактап җырладың—

Шундый әйбәт әсәрләрең белән

Халкым йөрәгенә юл алдың...

– Сез Вәзыйх абый белән кайда таныштыгыз? – дип сорыйбыз Саҗидә ападан.

– Без Казахстанда яшәдек. Ә Вәзыйх Казахстанда армиядә хезмәт итте. Менә шунда таныштык.

– Икегез дә бик чибәр булгансыз сез! Бер-берегезне бер күрүдә ошаткансыздыр.

– Без өйләнешкәндә миңа 19 яшь иде, ә Вәзыйхка 21 яшь. Вәзыйх әйбәт  әйбәт иптәш, әйбәт әти булды. Сүгенеп бер сүз әйтмәде ул миңа, кул күтәрмәде. Яшьтән язды. Дуслашып йөргәндә дә, бу акчаны каян ала икән, дип аптырый идем. Язганга гонорар алган икән ул. Туган ягына кайтасы килде. 1967 елда Арчага кайттык. Ияләнә алмыйча сагынып елый идем. Тора-бара ияләндем. Арча халкы әйбәт халык. Пенсиягә тимер юл кибетендә кибетче булып эшләп чыктым. Ә Вәзыйх төзелеш оешмасы МСОда хезмәт итте. Ул елларда бик күп йортлар, биналар төзелде. Һәр төзелешне куллануга тапшырганда ул канатланып, хисләнеп йөри иде. Шул көннәрдә хезмәттәшләре турында я бер мәкалә, я берәр шигырь, җыр туар иде. Пенсиягә чыккач, юл төзү оешмасына чакырып алдылар. Хезмәттәшләре ихтирам итте.

– Мәҗлесләрдә шигырьләрен укырга ярата идеме?

– Ярата иде. Яратып тыңлыйлар да иде.

– Бергә-бергә өч бала тәрбияләп үстергәнсез.

– Әйе, ике малай, бер кыз. Әлфәт, Әсхәт, Римма. Олы улыбыз 50 яшендә вафат булды. Теплоход һәлакәтендә аларның олы кызлары үлде.

Сөйләшү барышында Вәзыйх абыйның юбилейларын да искә төшереп алдык.

– 80 яшьлек юбилеен “Казан арты” тарих-этнография музеенда үткәрделәр. Директор урынбасары Шәфигулла Гарипов тырышып йөрде. Рәхмәт искә алуларына. 85 яшьлеген үткәрергә пандемия комачаулады. Күп истәлекләрне музейда калдырдык. Кулъязмалары, газета һәм журналларда басылган шигырьләре, хикәяләре, кызыклы язмалары, төзелешләрне ачу танатанасын сурәтләгән фотолары, хезмәттәшләренең хатирәләре музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана.

...Саҗидә апа белән озак кына сөйләшеп утырдык. Хатирәләрне яңарттык. Әйе, Вәзыйх Рәхимов кешеләр өчен матур-матур йортлар, мәктәпләр, клублар төзеде һәм... кулыннан кәламән дә төшермәде, шигырьләр язды.

Артка борылып карасам,

Шигырьләрем тезелгән.

Яхшысы да, начары да

Йөрәгемнән өзелгән.

Шигырь йөрәктән өзелсә генә башкаларның күңелен кузгата ала. Ул һәрвакыт “безнең Арча” дип язды.

Нинди матур, нинди ямьле

Арча ягы – безнең як!

Чишмә суы кебек керсез,

Йөзе көләч, йөзе ак. (“Туган як”)

...Тукайны биргән Арча җире әнә шундый иҗат кешеләренә бай. Без аларны белеп һәм барлап торыйк.

 

        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре