Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Июльнең бер көне Мөхәммәт Мәһдиевнеке иде

    “Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл... Бөтен булган байлыгы - урман, чишмәләр һәм кешеләр” (М.Мәһдиев. “Торналар төшкән җирдә”)

     

     

     Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, бу көннәрдә “җәй кояшы рәхимсез”. Әнә шундый кояш кыздырган җәйнең бер көнендә иртән иртүк  (6 июль) район велосипедчылары юлга чыгып китте. “Казан арты” тарих-этнография музее яныннан кузгалдылар. Юл ерак: Арча, Күпербаш, Казиле, Масра, Казаклар авыллары аша үтеп, Гөберчәккә килеп чыгасы. Арчадан Гөберчәккә кадәр 25 километр М. Мәһдиев җәяү йөргән юллар...

    Арчадагы “Казан арты” тарих-этнография музее (директоры Радик Яруллин) филиалы Гөберчәктәге М. Мәһдиев музее ачылганга 20 ел. Шул уңайдан оештырылган сәяхәт һәм искә алу чарасы бу. Бинасын Арча урман хуҗалыгы төзеде. “Казан арты” тарих-этнография музееның тарих бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин җитәкчелегендәге велосипедчылар төркеме кунаклар килгәндә Гөберчәктә иделәр инде. “М. Мәһдиевның шушы юлларны җәяүләп үтүе бик нык гаҗәпләндерде, – дип сөйләде алар. – Табигатьнең матурлыгына сокланып бардык. Без эш, тормыш дия-дия тирә-юньдәге матурлыкны күрә белмибез икән. Шушы якның табигате язучыга иҗади илһам биргәненә инандык”.

    Җыелу зират янында булды. Казаннан Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр ханым, язучылар, музей хезмәткәрләре кайтты. Район башлыгы Илшат Нуриев килде. Язучының бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханым да биредә иде. “Язучы үскән йорт исән-сау, – диде Җәүһәр ханым. – Музей янәшәсендә генә. Кереп карап чыга аласыз. Без ул йортны карап торабыз”.

    Бер кат күрешеп, хәлләрне сорашкач, ир-атлар зиратка үттеләр. Авыл мулласы Мәүлит Җиһаншин Лилия ханым белән Мөхәммәт Мәһдиев рухына догалар укыды. Тирә-юньдәге матурлык! Зират эчендәге юан-юан биек каеннар күккә үрмәләгән, капкадан чыккач, җиләкле аланлы, торналы басулар, агачлыклар, урман дәвам итә. Оҗмах! Мөхәммәт Мәһдиев мәңгелеккә шушында урнаштыруларын теләгән... Бик риза булып ятадыр. Зиярәт кылып чыккач, район башлыгы Илшат Нуриев язучының кызы Гәүһәр ханым белән каберлекләрне тагын да матурлау турында сөйләштеләр.

    Музей янында якты бер тантана булып алды. Музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин искә алу чарасын алып барды. Район башлыгы Илшат Нуриев:

    – Мөхәммәт Мәһдиев халкыбызның,  районның, республиканың легендар улы, безнең аны онытырга хакыбыз юк. Бик зур рәхмәт килгәнегезгә!

    Илшат Нуриев М. Мәһдиев иҗаты буенча эзләнеп, гел нәрсәдер эшләп торган һәм шуларны туплап, китабын чыгарган музей җитәкчесе Халидә Габидуллинага  үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

    – Әти гомер буе туган ягы, табигате, кешеләре турында сөйләп, шушы җирлекне мактап, туган җиренә хезмәт итте, аны күтәрде, – дип сөйләде кызы Гәүһәр ханым. – Хәзер менә туган ягы әтине күтәрә. Бик зур рәхмәт сезгә.

    Якташларыбыз журналист Риман Гыйлемханов, язучы Вакыйф Нуриев, сатирик-язучы Камил Кәримов, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронов, Гөберчәк музее экспонатларын төзүчеләрнең берсе – Казандагы милли музейның элекке хезмәткәре Флүрә Дәминова һ.б. истәлекләре белән уртак-лаштылар.

    Музейда Халидә Габидуллина район башлыгы белән бинаның проблемалары турында да сөйләшеп алдылар. Утны алмаштырасы, су кертәсе, котельныйны рәтлисе бар.  Район башлыгы ярдәм итәргә ышандырды.

    Халидә ханым бик күп тарихи истәлекләр турында сөйләде. Камил Кәримов кулына гармун алды... Музейда М. Мәһдиевның абыйсы Рәшит аганың гармуны саклана. Бу күренешне Мөхәммәт ага да бик яратыр иде. Ул бит бик тере, янып яши торган кеше иде. Аның борыны, күз карашы, горур кыяфәте бөркетне хәтерләтә. Кызы Гәүһәрдән: “Әтиегез үзен шулай зурлап искә алачакларын сизә идеме?” – дип сорыйм. “Мин булмам. Үкенерсез әле!” – дияр иде. “Сездә әтиегезнең нинди чалымнары бар?” “Күзләр...” – диде ул. Без Гәүһәр ханым белән табигатьтә чәй өстәле янында кара-каршы гына утырдык. Аның терелеге, чаялыгы, янып торган күзләре нәкъ әтисенеке, Мөхәммәт аганыкы иде.

    Шыпырт кына читтән күзәтеп йөргән каләм остасы Риман Гыйлемханов сүз алды. “Мөхәммәт Мәһдиевның иҗатын белеп бетермибез. Китапларын укырга кирәк”, – диде ул.

     

     

     

     

    “Бәхилләшү” повестеннан кайбер юллар...

    Авыл басуында яшел борчак ашап үскән Фәләхетдин армиягә алынгач, Мәскәү хәрби гарнизонында өч ел хезмәт иткән. Мәскәү өлкәсендәге бер шәһәрчектә ашханәдә пешерүче Валентина исемле рус кызы белән танышкан, бераздан аның телевизорлы квартирасына йортка кергән, “окрошка” дигән суык аш ашарга өйрәнгән. “Ләкин... борчак басуыннан зур шәһәргә кисәк сикереш аның баш миенә авырга туры килгән” һәм Фәләхетдин әти-әнисен дә, туган авылын да оныткан. Марҗага өйләнүен хәбәр итәр өчен, хатыны кушуы буенча гына авылга кайткан, картларга килен бүләкләрен тапшырган һәм икенче көнне генә бары тик урысча бер җөмлә әйткән: “– Я ваш язык забыл, – ди. – Я женился, – ди, – скоро уеду от вас, – ди”. Күрше Масра авылыннан туганы Фәтхулла килеп, аны акылга утыртып китмәкче булган: “– Син нәрсә... (боларын язып булмый), син нәрсә, ә? Син нәрсә? Атаң-анаң телен оныттыңмы? Нигезеңне оныттыңмы? Каян чыкканыңны оныттыңмы? Мин сине... Майть! Изәм мин сине! Сопляк! Үз телеңдә сөйләшергә хурланасыңмы?.. Майть! Үтерәм! Бетерәм мин сине, татар халкы моның өчен мине судка бирмәс! Ата-анаңны оныткан син падланы бетергән өчен миңа чуртым да булмас...”

    Үләр алдыннан Фәләхетдиннең дә ана теле ачылган: хәл белергә килгән авылдашына “безнең авылның урман юлындагы басуда үскән бер генә учма яшел борчак” ашыйсым килә дип саф татарча ялварган, әмма карлы көз булганга туганы бу гозерне үти алмаган. “Бәхил булыгыз” дип җан биргән Фәләхетдин.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: