erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Изге Болгар җирендә җыен

Бүген аерата истәлекле көн булачак.

Болгар шәһәрендә Россиякүләм мөселман җыены ачылды. Ул быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тәүге чара булып тора һәм Россия һәм Татарстанда әлеге зур тарихи датаны билгеләп үтүгә старт бирә. Җыен үзенә күрә Әтил елгасында Россия мөселманнары корылтае рәвешендә үтәчәк. Анда катнашу өчен башка төбәкләрдән дә дин кардәшләр килә.

4 көнлек форумның эшендә күренекле спикерлар – экспертлар, галимнәр, атаклы вәгазьчеләр катнашачак. Остазлар фәнни-популяр лекцияләр, вәгазьләр, презентацияләр, мастер-класслар белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш, программада квестлар, тренинглар, спорт чаралары каралган.

Чараның аеруча игътибарга лаек өлеше 5 гыйнвар көненә туры килә. Бу көнне “форумчыларны” Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламлиячәк һәм олы тарихи юбилей турында әңгәмә корачак. Аның чыгышыннан соң катнашучылар белән мөфти урынбасары, профессор, политология докторы, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин очрашачак. Ул аларга Россиядә ислам тарихы, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елгы вакыйгаларның сәбәпләре һәм әһәмияте хакында лекция укыячак.

Моннан тыш, җыен премьералар мәйданчыгы да булачак: биредә беренче тапкыр “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлеры һәм “Хозур ТВ” телеканалында татар теленә тәрҗемә ителгән “Билал” мультфильмы күрсәтеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җыенның тагын бер мавыктыргыч өлеше булып “Туганбатыр” милли проектын тәкъдим итү торачак. Проект татар батыры образын кайтару һәм гәүдәләндерү максатында “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан ТР МДН белән берлектә тормышка ашырыла һәм үзенә кызыксыну уятып өлгерде инде. Форумда катнашучылар Туганбатыр белән иң беренче булып таныша алачак.

Мөселман җыены Болгарда 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: http://dumrt.ru

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bolgar-shrend-mselman-yeny-achyla

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X