erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Изге күңелле ханым мохтаҗларга ярдәм итте

Арчадан бер ханым хәйриячелек белән шөгыльләнүче Руслан Әһлиевка: “Минем 13 мең сум акчам бар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәсем килә”, – дип шалтырата

Тик бер шарт белән: бүләкне үзе ала һәм тапшырганда үзе дә шунда була. 60 яшьләр тирәсендәге әлеге ханым исемен әйтергә теләмәде, фотога да төшмәде.

– Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк, минемчә. Мин булышам, дип бөтен дөньяга кычкырасы юк. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә күңелем изгелектә икәнне күрсен, ярдәмемне кабул итсен, – диде ул.

Күчтәнәчләрне ханым кибеттән кибеткә йөреп үзе җыя. Машина багажнигы шып-лап тула. Ни генә юк анда. Яңа ел алдыннан Руслан Әһлиев, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина әлеге ханым белән юлга чыгалар. Аларга мин дә кушылдым. Әлеге ханым белән якыннанрак танышасым килде. 

– Минем ике балам бар. Кечкенә чакларында акча җитмәүчелек нәтиҗәсендә бүләкләр белән кинәндерә алмадым үзләрен. Гыйнвар башында улымның туган көне дә бит әле. Хәтерлим, әҗәткә акча алып, балаларга бәйрәм ясарга тырыша идем. Аллага шөкер, тәртипле булып үстеләр, үз тырышлыклары белән белем алдылар. Улым югары белемле төзүче. Кызым шәфкать туташы. Хезмәт хаклары яхшы, гаиләләре бар, балалар үстерәләр. Мин бик шат алар өчен. Мин дә акчага мохтаҗлык кичермим. Шуңа яңа ел бүләге ала алмаган ятимнәргә ярдәм итәсем килде.

Бу сүзләрне ул яшь аралаш әйтте. Елап җибәрүдән чак үзен тыеп калды. Әлеге ханым белән без Иске Масрага юл алдык. Дүрт баланы ялгызы тәрбияләүче Шукуржон Курбоновларга.

– Без Арчага килгәндә берәр җиргә кереп тәмле итеп ашап чыгабыз, дигәне искә төште Шукуржон Курбоновның, – диде Рафия Яруллина. – Без бу күчтәнәчләрне шуларга илтергә һәм балаларга бәйрәм ясарга булдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шукуржон үзе дә, балалары Фирдүс, Тимур, Артур, Мария бигрәк тә сөенечләреннән нишләргә белмәделәр. Аларның өстәл артында күчтәнәчләр белән чәй эчүләрен күреп торган изге күңелле ханымның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде.

Иске генә йорт. Ана капиталына алганнар. Янкорма төзи башлаганнар. Әмма ярты юлда калган. Өйләрендә салкынча. “Газ миче көйсезләнә, искергән инде”, – диде әти кеше. Ишегалларында буйдан буйга теп-лица. Җәен помидор, кыяр үстерәләр, сораучы булса саталар да. Бер сыерлары бар. “Субсидия бирсәләр, терлекләр алып асрар идем. Балаларны укытырга, киендерергә дә, өйне карарга да җитәр иде”, – дип хыяллана Шукуржон.

Фермада эшләгән Шукуржон, ферма ябылып, эшсез калган. “Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов кайчан янына барма, ярдәм итәргә әзер тора. Тик ярдәмгә генә өметләнеп яшисе килми. Үземә тырышырга кирәк. Эштән курыкмыйм мин”, – ди Ш.Курбонов.

Ул көнне игелекле ханым Курса-Почмакта яшәүче Рәкыя Миннуллинага да күчтәнәчләр тапшырды. “Моның кадәр күчтәнәч булмый. Акча бирәседер бит инде аңа”, – диде ялгызы яшәүче Рәкыя апа зур-зур капларны алып.

– Мин бүген бик бәхетле. Сабыйларны, өлкәннәрне сөендерә алуыма шатланам, тел белән әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек кичерәм, – диде күчтәнәчләр өләшүче ханым.

Ә савабы күпме?! Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X