Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!

    Изге рабигыль-әүвәл (мәүлид) ае башлана. “Мәүлид” сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көне – рабигыль-әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне пәйгәмбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһының олуг бүләге. Рабигыль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгәмбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.

    Кайс бине Махрам радыяллаһу ганһедән тапшырыла: Мин һәм Аллаһының Расүле галәйһиссәлам Фил елында тудык. Пәйгәмбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Фил елын­да туган. Гарәпләрдә тарихи чорларны елның бөек вакыйгалары белән билгеләү гадәте булган, шундыйларның иң мәшһүре филләр белән бәйле булган вакыйга. Аның кыскача тарихы түбәндәгедән гыйбарәт.

    Хәбәшестан Йәмән илен яулап алганнан соң, Хәбәши патшасы Йәмәннең хәлифәсе итеп Әбраһә Әл-Әшрамә дигән кешене билгеләгән. Әбраһә барлык хәбәшиләр кебек нәсрани (христиан) динендә булган. Ул Сана шәһәрендә бер зиннәтле чиркәү төзеткән һәм аны Калийс дип атаган, гарәпләрне Кәгъбәтуллага түгел, ә шул чиркәүгә хаҗ кылырга мәҗбүр итәргә тырышкан. Бу эш уңышсыз булганлыктан, Әбраһә үз максатына көч кулланып ирешергә карар кылган. Ул Кәгъбәтулланы җимереп, барлык кешеләрне үз чиркәвенә юнәлдерергә теләгән. Моның өчен зур гаскәр җыйган һәм сугыш өчен кирәк булган барлык әйберләрне әзерләгән. Әбраһә гарәпләрнең күңелләренә курку салыр өчен, күпсанлы филләр белән Мәккә тарафына юнәлгән. Юлда бернин­ди киртәләр очрамагач, ул Мәккәгә Таиф шәһәре ягыннан якынайган һәм үз гаскәре белән Мугаммис дигән җирдә туктаган. Шуннан соң Әбраһә Мәккәгә юлчабарын җибәргән һәм аңа шәһәрнең аксакалын алып киләргә кушкан. Юлчабар аның сүзен үтәгән һәм Кораеш кабиләсенең аксакалы Габделмотталибны алып кайткан. Аксакал озын буйлы, зур гәүдәле һәм тәэсирле кыяфәткә ия булган. Әбраһә аны күргәч сокланган һәм үз тәхетеннән торып Габделмотталиб янына кайткан. Келәмгә утырып, тәрҗемәчесенә:

    – Миннән нәрсә теләгәнен сора, – дигән.

    Габделмотталиб:

    – Синең сугышчыларың минем ике йөз дөямне урлап киттеләр, аларны миңа кайтар, – дигән.

    Шунда Әбраһә тәрҗемәчесенә болай дип әйтергә кушкан: “Мин кыяфәтеңне күреп сокланган идем, ләкин сүзләреңне ишеткәч, сиңа ка­рата фикерем үзгәрде. Мин динегезнең мөбарәк йортын – Кәгъбәтулланы җимерергә килдем, ә син ике йөз дөяңне сорыйсың”. Габделмотталиб: “Мин – дөяләрнең хуҗасы, ә Кәгъбәтулланың үз Хуҗасы бар. Ул аны Үзе саклаячак”, – дип җавап биргән.

    Аңа дөяләрен кайтарганнар. Мәккәгә әйләнеп кайтканнан соң, Габделмотталиб барлык кешеләргә дә тауларга китәргә әмер биргән, үзе берничә кеше белән Кәгъбәтулла янына килгән һәм капкасының боҗраларын тотып дога кылганнар, Аллаһыдан ярдәм сораганнар. Әбраһә үзенең гаскәрен һәм филләрен җыеп, Кәгъбәтулланы җимеру нияте белән юлга чыккан. Кинәт ниндидер сәбәп аркасында филләр җиргә яткан һәм торырга теләмәгәннәр. Кире тарафка алар бик теләп барган, әмма Кәгъбәтуллага борылганда атларга теләмәгәннәр. Көтмәгәндә, Аллаһының ихтыяры белән, төркем-төркем кошлар очып килеп, дошманнарга ташлар ыргыта башлаганнар. Таш эләккән һәр сугышчы шунда ук һәлак булган. Гаскәр тулысынча тар-мар ителгән, ә Әбраһәнең тәне тарала башлаган. Аны Сангә шәһәренә алып кайтканнар, ул шунда җан биргән. Нәкъ менә шул елны Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм анасының карынында була. Әлеге вакыйга Әбраһә гаскәренең җиңелүенә сәбәп була. Бу – Пәйгамбәребезнең бөек шәхес булуына ишарәли. Әлеге вакыйга турында Аллаһы Тәгалә “Фил” исемле сүрә иңдерә.

    Дошман тар-мар ителгәннән соң, Аллаһының чиксез рәхмәте һәм рөхсәте белән, бөтен дөньяда изге нур балкыды. Бу нур сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууы иде.

    Әминә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне тапканда башка хатыннарда була торган бернинди авырлыклар сизми, ләкин ул изге төш­ләр күрә. «Дөреслектә, син үзеңдә бу өммәтнең бөек кешесен йөртәсең. Аңа Мөхәммәд дип исем бирерсең», кебек хәбәрләр бирелә аларда. Шундый төшләрне Пәйгәмбәребез галәйһиссәламнең бабасы Габделмотталиб та күрә.

    Аллаһы Тәгалә фил гаскәрен һәлак иткәннән соң илле көн узгач, Әминә бөтен галәмнәргә сөенеч, шатлык һәм бәхет китерүче изге, нур­лы бала таба. Әлеге бөек көн рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне була. Бу мөбарәк көнне кешеләр күп кенә гадәти булмаган вакыйгаларга шаһит булалар. Сыннар, потлар урыннарыннан кузгала, ә кайберләре сәҗдә кыла, чөнки аларны җимерәчәк кеше дөньяга килә. Мәккәдән чыккан нур Шам (Сүрия) сарайларын нурландыра, чөнки бөтен дөнья буенча иман нурын таратучы кеше туа.

    Хишам бине Урва сүзләре буенча, бу көнне бер яһүди, Мәккә сәүдәгәре, кораешлеләр утырган урынга килә һәм: “Әй кораешлеләр, бүген сездә бер бала тумадымы?” – дип сорый. Алар: “Белмибез”, - дип җавап бирә. Яһүди: “Аллаһу әкбәр! Белмәсәгез, белегез. Мин әйткән сүзләрне истә калдырыгыз. Бүген бу өммәтнең пәйгамбәре дөньяга кил­де. Аның ике калак сөяге арасында бер билге бар, дип әйтә.

    Хәссән бине Сабит радыяллаһу ганһе сөйләгән: Миңа җиде-сигез яшь иде. Мин күргән һәм ишеткән нәрсәләрне аңлый идем. Бер көнне иртә белән Йәсрибтә (хәзерге Мәдинә шәһәре) бер яһүди кычкырып: Дөреслектә, бүген Әхмәд (пәйгамбәребезнең икенче исеме) исемле йол­дыз балкыды, ул бүген төнлә туачак, - дип әйтте.

    Мәхзүм бине Хани Әл-Мәхзүми сөйләве буенча, пәйгамбәребез галәйһиссәлам туган төнне фарсылар патшасы Хәсрәүнең биләмәләре тетрәнә, унике балконы җимерелә. Утка табынучыларның мең еллар дәвамында өзлексез янган утлары сүнә. Аллаһының Расүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган елда яңгыр күп ява: игеннәр, җиләк-җимешләр башка елларга караганда күпкә уңдырышлырак була.

    Ошбу сүзләр кемгәдер сәер булып тоелырга мөмкин, ләкин ул ха­к. Бу вакыйгалар төрле тарихчылар тарафыннан өйрәнелгән. Алар ба­рысы да бернинди арттырулар юклыгын раслый, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең киләчәктә бөек шәхес булачагын күрсәтә.

    Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бабасы Габделмотталиб оныгының тууын белгәч, бик сөенә, тизрәк аны күрергә ашыга. Оныгын кулына алып үбә, аннары аны саклык белән изге Кәгъбәтулла янына алып килә. Габделмотталиб Аллаһыга шөкер итә, оныгы өчен дога кыла, анна­ры аңа Мөхәммәд дип исем куша.

    Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Тәгалә безгә иң хәерле, иң гүзәл, вә нурлы пәйгамбәр - Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең өммәтеннән булырга насыйп итте. Раббыбыз Аллаһы бу турыда Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ий сез Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһыга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз”.

    Гомәр бине Хаттаб радыяллаһу ганһе: “Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә: “Сез хәерле өммәт булдыгыз”, – ди. Монда сүз сәхабәләр турында бара, чөнки алар чын мәгънәсендә Пәйгамбәребез галәйһиссәллам өйрәткәнчә яшәде, алар аңа ихластан иярде, аннан үрнәк алды. Безгә хәерле өммәт булыр өчен сәхабәләр кебек изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә, һәр урында һәм һәрвакытта да Аллаһыга һәм Аның Расүле Мөхәммәд галәйһиссәлламгә итагатьле булырга, үзебезне һәм башкаларны изгелеккә өндәргә һәм явызлыктан тыярга тырышу тиешле”, – диде.

    Барчабызга да сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтләрен үтәп яшәргә насыйп булса иде!

    Әмир хәзрәт Миңнемуллин,

    Арча районы мөхтәсибе

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: