erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!

Редакциягә бер көнне райондашыбыз Руслан Әһлиев керде. Реклама бүлегенә килгән җиреннән, сүз артыннан сүз китеп, зур эшләр белән йөрүен әйтте.

“Күптән түгел дуслар белән табигатькә ял итәргә чыктык. Яңа Кырлайның күл кырыенда булдык. Тик андагы чүп-чар, судагы шешәләр, яр кырыенда ташлап калдырылган пластик тарт-маларны күреп, минем кәеф кырылды...” – дип башлады ул сүзен.

Күңелендә бары изгелек кенә булган Руслан әлеге күренешкә битараф кала алмый. Үзенең командасында булган Алмаз Шәфигуллин белән, бирегә яңадан барып, чүпләрне җыештырырга планлаштыра алар.

Руслан белән Алмазга ияреп без дә бардык. Биредәге тәртипсезлекне үз күзләребез белән күрәсебез килде. Сукмак-лар, кешеләр йөри торган урыннар чиста булса да, яр кырыйларында, су эчендә чүп җитәрлек иде. Ял итәргә килүчеләрнең монда еш җыелулары күренеп тора. Килмәслек тә түгел! Өстәл-урындыклар белән беседка, шашлык пешерер өчен урыннар, көймә, катамаран – ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Тик шушы матурлыкта күңел ачканнан соң, артыңнан тиешенчә җыештырып калдырып булмыймы? Савыт-сабаңны суга ташларга кирәкме? 

Районда саваплы эшләре белән танылган Руслан Әһлиев һәм  шәхси эшмәкәр Алмаз Шәфигуллин күл буен тәртипкә китерүне үзләренең бурычлары итеп санап, өч сәгать вакытларын әлеге эшкә сарыф иттеләр. Биредә эшләүчеләрдән көймә алып, егетләр су буйлап чүпне иң элек шул көймәгә җыйдылар, аннан соң чүп пакетларына тутырдылар. “Монда гына түгел, күп кенә сулыкларда да шушы хәл. Волонтер буларак минем командама килергә теләүчеләр булса, рәхим итегез. Бергә һәм бердәм булганда чисталыкны саклау җиңелрәк булачак”, – диде Руслан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, Руслан Әһлиев 2014 елдан бирле Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәтендә Арча районыннан вәкил булып тора. Район башлыгы Илшат Нуриев тарафыннан изге гамәлләре өчен медаль дә бирелгән иде. Узган ел “Игелек кәрҗине” акциясен, мохтаҗ гаиләләргә киемнәр җыюны, яңа ел бүләкләре өләшүне оештырды Руслан.

Ул һәрдаим әнә шундый игелекле эшләр белән янып йөри. Киләчәк көннәргә дә планнары зурдан. Инде якынлашып килүче “Балаларны яклау көне”нә әзерләнә. Максаты – сабыйларны тәмле ризык һәм күңелле чаралар белән куандыру.

Мондый изге адымнарны һәркем эшли ала. Бары тик теләк кенә кирәк. Бу дөньяда ни генә кылсак та, үзебезгә кире әйләнеп кайтасын онытмыйк. Ә егетләргә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яна Кырлайга жир шарынын ботен почмакларыннан туристлар агылып кына тора.Авылда тэртип урнаштырырлык урыннар бихисап.Килгэн кунакларнын Г.Тукай яшэгэн авыл турында начар фикерлэр белэн кайтып китмэулэре очен аны беренче призедентыбызнын туган авылы кебек итеп узгэртэ алсак иде.Я Раббым.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X