erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Изгелек җирдә ятмас

Иске Ашыт, Печмәнтау, Иске Кенәр авылы халкы көз айларында ике тапкыр махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләп җибәрде

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, һәркем илгә тизрәк тынычлык килсен дә, махсус хәрби операциядә катнашучылар исән-имин генә әйләнеп кайтсын иде дигән өметле теләк белән яши.

Әлеге тема беркемне битараф калдырмый, һәркемнең якташларыбызга ничек булса да ярдәм итәсе килә. Ярдәмне оештыру, тапшыру эшләрендә волонтерлар күп көч куя. Ә аларның сафы гел артуга бара.

Кемнеңдер артыннан ияреп бару җайлы да, ә шул ияртеп баручылар үзләренә зур җаваплылык ала, арттан иярүчеләрне ничек тә алга алып барырга, рухларын төшермәскә кирәк! Иске Ашыттан Гадения Фәйзрахманова белән Гөлфинә Вафина да авылдашларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү уе белән мөрәҗәгать иткән чакта куркып калганнарын яшермиләр. Сентябрь аенда тәвәккәлләп башланган шул гамәлләре хәерле булып, алар бүгенге көндә Украинадагы якташ егетләргә ике тапкыр халыктан гуманитар ярдәм җыеп җибәрүгә ирешкән.

“Авылдашларга, якташларга, таныш-белешләргә чиксез рәхмәт”, – диләр бертавыштан.

Гадения апа Иске Ашыт медицина ярдәме күрсәтү пунктында 30 елдан артык фельдшер булып эшли. Авылның ничек сулавына кадәр белеп яши ул. Ә Гөлфинә аның ярдәмчесе. Махсус хәрби операциядә Гадения апа фельдшер буларак кечкенәдән үз баласыдай сәламәтлекләрен барлап торган авылдаш егетләре өчен борчылса, арадан икесе Гөлфинәнең сыйныфташлары икән. Махсус хәрби операциядә Иске Ашыттан Раят Насыйбуллин, Ранил Гарипов, Раил Зиннәтуллин, күрше Печмәнтаудан Фәнис Әхмәтҗановларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп яши авыл халкы.

“Сентябрь башлары иде, октябрьдә районнан гуманитар ярдәм китәчәк икән, дигән хәбәрне ишеттек тә, Гөлфинә белән киңәшләшеп, ватсаптагы авыл төркеменә хәбәр юлладык: әйдәгез, булдыра алганча, егетләргә ярдәм әзерләп җибәрик әле. Шул көнне үк авылдашлар әйберләр алырга акча, ризык, киемнәр китерә башлады, – дип сөйли Гадения апа. –  Берничә көннән, җыелган акчага он алдык та, авыл халкы бергәләп мәдәният йортына җыелып токмач җәеп кистек, безнең өйдә 5 хатын-кыз чәкчәк пешердек. Аннан, егетләргә тагын ниләр җибәреп була икән дип уйлаша башладык. Раятның ялга кайткан чагы иде, аннан сораштык. “Коры аш, токмачны яратабыз. Ашны кайчак сусыз гына ашаган чаклар да була”, – диде ул”.   

Раятның шул сүзләре оештыручыларга да, авыл халкына да канат куя – солдатларга исемле ярдәм барып җитә икән бит! Шулай итеп, бер-бер артлы ике тапкыр гуманитар ярдәм оештырып җибәрә ашытлар. Ярдәмнең үз егетләренә барып җиткәнлеген Фәнис һәм Раяттан килгән рәхмәт сүзләре дә раслый. Авылдан күчтәнәч килгәч бик рәхәт була, дип яза егетләр.

“Без ярдәмне оештырып җыючылар гына, илтеп тапшыручысы Илнур Яруллин. Иң элек, ярдәмне җыя башлаганчы ук, ничек тапшырырбыз, дип уйланып аңа мөрәҗәгать иткән идек. Үзебезнең якныкы бит, яңа Кырлайныкы, берәр юлын күрсәтми калмас, дип уйладык. Ә ул, ярдәмебезне үзе үк илтеп тапшырды да. Шушы көннәрдә икенче йөкне алып китте. Егетләребезгә исемләп язылган тартмаларны үзләренә тапшыра ул, алар белән төшкән фотоларны да җибәрә. Бик зур рәхмәт үзенә, исән-имин генә йөрсен”, – ди Гадения апа.

Авыл халкы белән күмәк-ләшеп токмач әзерләгәч, Әтнә волонтерлары белән аралашып коры аш ясарга өйрәнәләр. Җыелган акчага ит юнәтеп, үзләрендә булган яшелчәләр алып авыл халкы тагын мәдәният йортына җыелыша. Бу юлы коры ашка шул ризыкларны турарга дип. Хәзергә кадәр шулай, тураганын киптерә баралар.

“Бу эшләр кич, хөкүмәт эшеннән кайтып өйдәгесен бераз карап алганнан соң эшләнә. Клубка 19 сәгатьтә җыелышабыз да, төнге 10-11ләргә кадәр эш белән мәшгульбез”, — ди Гөлфинә.

Авылдашлары Фазылҗановлар гаиләсенә, Марат Хәбибуллинга аерым рәхмәтләрен җиткерә алар. Фазылҗановларның шәхси пекарнясына коры ашка ризыкларны мичтә киптерергә эшкә килгән кебек йөрибез, кайчан шалтыратсаң да, килегез, дип кенә торалар, Рәйсә ачкычны бирә дә, үзебез мичне кабызып, киптереп бетергәч сүндереп кайтып китәбез, диләр. Ә Марат Хәбибуллин маскировка челтәре үрү өчен агачтан махсус җайланма ясаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Челтәр үрергә дә өйрәнгәннәр, шәм дә ясыйлар, оекбаш та бәйлиләр. Ярославльдән шәм кайтарталар икән, дигәнне ишеткәннәр дә, тирә-яктагы волонтерлардан белешеп, 100 килограмм парафин кайтартканнар һәм шуннан шәмнәр ясаганнар. Ә оекбаш бәйләр өчен йон башта ярдәм буларак килсә, аннары 2 капчык сарык йоны сатып алганнар. Йонны клубта эрләп, кемдер шунда ук, кемдер өйләренә алып кайтып бәйли. Мәдәният йортына кадәр килә алмаучылар да тырыша, аларга эрләнгән йонны өйләренә илтеп биргәннәр, үзләре җеп юнәтеп бәйләүчеләр дә бар. Кыскасы, кем ничек булыша ала, шулай тырыша. 

“Башкарган эшләрнең дә, тотылган чыгымнарның да хисабын авыл төркеменә язып, мәгълүмат биреп барабыз. Егетләргә исемләп 12-13әр тартма кирәк-ярак, ризык җибәрәбез. Ул тартмаларга, иптәшләренә дә булыр дип, бөтен көнкүреш кирәк-ярагын, киемнәрне дә 10-12шәрне салабыз. Барлык эшләребез Иске Ашыт, күрше Печмәнтау, Иске Кенәр авылы халкы, читтә яшәүче авылдашлар, ярдәм итәргә теләгән якташлар булышлыгы белән генә башкарыла. Битараф булмаучы һәркемгә әҗер-саваплары булсын. 15 ноябрьдә авылда хәйрия концерты булды. Авыл, район үзешчәннәре белән бергә сәхнәдә профессиональ артистлар, Иске Ашыт килене Лилия Муллагалиева, аның дусты Гөлнара Габидуллина, Илгәрәй (Раят Насыйбуллинның сеңлесе белән бергә эшлиләр) һ.б. чыгыш ясады. Мәдәният йорты тулып, өстәмә куелган урындыкларда да буш урыннар юк иде. Аннан җыелган акчага көнкүреш кирәк-яраклары, киемнәр алдык”, – ди изгелек кылучы ханымнар.

“Сезнең бар вакытыгызны эшкә, волонтерлыкка биргәнегезгә гаиләдәгеләр ничек карый“, – дип сорыйм. “Гаиләдәгеләр  дә булыша, рәхмәт, алар уңай карамаса башкарып чыга алмас идек. Без эштә вакытта минем ирем, Гөлфинәнең әтисе киптерергә дигән яшелчәләрне, итләрне пешереп әзерләп куялар”, – ди Гадения апа. 

Районда шушы ханымнар кебек ихластан ярдәм итәргә теләп тырышып йөрүчеләр аз түгел. Коръәннең күп аятьләре, хәдис-шәрифләре безне һәрвакыт изгелек кылырга өнди. “Кем үзенең кардәшенә булыша, ярдәм итә, Аллаһы Тәгалә аңа да булышыр”, – диелә хәдистә. Ә халкыбызның буыннан буынга килгән мәкале “Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев