Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Изоляциянең беренче көнендә үк... үтереш

    Уфаның Черниковка бистәсендәге күпфатирлы йортларның берсендә коточкыч фаҗига булган.

    31 март кичендә 31 яшьлек хатыны, 29 яшьлек ирен даими хыянәттә гаепләп, берничә тапкыр пычак белән касыгына һәм аркасына чәнчеп үтергән. Билгеле булганча, гаиләнең кечкенә баласы бар, ул хәзер әнисез дә, әтисез дә калачак. Аның язмышы якын арада хәл ителәчәк.

    Моңа кадәр, күршеләре сүзләренә караганда, хатын, ирен хыянәттә гаепләп, өй җәнҗалларын бер генә тапкыр оештырмаган. Ә бер тапкыр иренең җиңел автомобилен бөтен күршеләренең күз алдында ваткан.

    Бу хәл турында белгәч, алар полиция чакырта. Республика буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 мәддәсенең 1нче өлеше буенча (кеше үтерү) җинаять эше кузгатылган. Хатын кулга алынган, җинаятьнең барлык хәл-шартларын ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эшләре үткәрелә.

    Шулай ук, Орджоникидзе урамындагы йортның шушы фатирында элегрәк 23 яшьлек полицейский яшәгәнлеге дә билгеле. Яшь кеше үз үлемен Instagramда туры эфирда төшергән булган. Аның автомобиле юлдан зур тизлек белән барганда юл читендә тукталган ярымприцеплы зур йөк машинасына бәрелә...

    Фото:  pixabay.com

    Реклама

    +18

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Izolyatsiyane-berenche-k-nend--k---teresh-198325/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: