erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

К хәрефенә генә башланган сүзләрдән “Кәрим коесы” исемле китабы басылып чыкты

Күпкырлы шәхес

Районыбызда Хәйдәр Зәйнуллинны белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Әтием – күпкырлы шәхес:  шигырьләр иҗат итә, аларны көйгә сала, матур итеп җырлый, районыбызда, республикабызда  узучы спорт ярышларында катнашып,  урыннар яулый, күптән түгел К хәрефенә генә башланган “Кәрим коесы” исемле китабын бастырып чыгарды.

Әтием 1970 нче елның 10 октябрендә Арча районы Пөшәнгәр авылында балта остасы Хәйрулла һәм укытучы Гөлфия гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән әти – әнисенә ярдәм итеп,  сеңелләрен карашып, әтисенә өй тирәсендәге эшләрне эшләргә булышып үсә. Мәктәп тормышында актив катнаша. Тормышын әнисе кебек, балаларга белем бирүгә багышларга була: физика, физик культура, хезмәт дәресләрен алып бара, шулай ук, шашка – шахмат түгәрәкләре уздыра. Балалар арасында район күләмендә шашка буенча спорт ярышлары уздыруда күп көч куя. Үзенең  гадилеге, хезмәт сөючәнлеге, гаделлеге белән укучылары, хезмәттәшләре арасында хөрмәте зур әтиемнең.

1995 нче елда әтием Раушания  исемле кызга өйләнә ( әниемә). Әнием белән ике кыз балага гомер бүләк итәләр. Кечкенәдән сеңлем белән безне эш сөяргә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр.  Әтием – үрнәк ир, яхшы әти, ул, абый, дус. Һәрчак үзенең төпле кинәшләрен бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Быел әтием 50 нче көзен каршы ала. Киләчәктә  озын гомер, сәламәтлек, уңышлар, тигезлек теләп калабыз, Әтием! Без сине бик яратабыз, син безгә бик кирәк!

Төрле чакны күргәнсеңдер, Әти,

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Ландыш, Чәчкә Зәйнуллиналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X