Реклама
Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә.
Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10–15 көн буе кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә.
* Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыер сөтенә караганда 1,5 тапкыр күбрәк.
* Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә.
* Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.
* Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа күрә аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.
* Кәҗә сөтендәге аксымны организм тулысынча үзләштерә.
* Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә.
* Кәҗә сөте ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы.
* Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртәләр.
* Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/K--s-tene-faydasi-486219/
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз