erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кабак бәлеше пешерәбез

Ял көннәрендә якыннарыгызны нәрсә белән сыйларга белми баш ватасызмы? Кабак бәлеше турында оныттыгызмы әллә? Ул файдалы да, тәмле дә милли ризык һәркемнең күңеленә хуш килер.

Камыр өчен: 250 г каймак, 2 аш кашыгы йомшартылган акмай, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, тоз, 300-350 г он.

Эчлек өчен: 1 кг кабак, 1,5 ст дөге, 50 г акмай, 150 г йөзем, шулай ук өрек, караҗимеш салырга да мөмкин.

Камырны басып, ярты сәгать каплап торабыз. Алдан бүрттерелгән дөге янына туралган кабак, йөзем, тәменчә тоз, 1-2 аш кашыгы шикәр кушып, эчлек ясыйбыз.

Камырның бер өлешен җәеп, майлы табага салгач, эчлекне тигезләп җәябез. Өстенә акмай телемнәре салып чыгабыз. Камырның икенче өлешеннән бәлешкә капкач җәябез һәм аны ябып, читләрен матурлап бөрәбез.

Кабак бәлешен 1-1,5 сәгать пешә.

Бәлешегез тәмле булсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/T-mle-d-so-kabak-b-leshe-512093/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X