Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кабакны нишләтергә?

    Бу кабак үстерүчеләрне кызыксындыра торган сорау.

    Кабакны бер кискәч, озакка сузмыйча файдаланырга кирәк. Ул тиз бозыла. Кочак җитми торган зур бер кабакны хәл иттек.

    Мантыен пешереп ашадык. Согын чыгарып эчтек. Кисәкләргә бүлеп, туңдыргычка тутырдык. Пешереп ашарга.  Вак угычтан чыгарып, туңдыргычка куйдык. Анысын коймак пешергәндә кулланабыз.

    Реклама

    Кисәкләргә бүлеп, верандага чыгарып куйдык. Әкренләп согын чыгарып эчтек. Кыскасы, әрәм итмәдек. Ни өчен язам? Кызыксынучылар күп. Кабакны азрак кушып җибәрсәң, коймагы да бик тәмле. Ә согын алма согына кушып эчсәң дә әйбәт. Согын чыгарып шулай ук туңдыргычка куйдык.

    Менә хәзер икенче зур кабак чиратта.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: