Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кабан аттым, дип чаба. Ә анда... кан эчендә ыңгырашып кеше ята

    Шәпләп  төби дә, атып җибәрә.

    – Минем дә кайчандыр мылтык бар иде бит, – дип шалтыратты бер газета укучыбыз. – Бервакыт онык шул мылтыкны табып алган, патроннарын тыгып корып та куйган. Ярый әле вакытында күреп калганнар. Барыбыз да курыктык, әни дә бик үтенгәч милициягә илтеп тапшырдым мин аны.

    Авылыбызның бер аучысы мылтык сорап килүчеләргә (“шунда гына куян яки төлке бар, тиз генә атып кайтыйм әле”) “Хатынымны бирсәм бирәм, ләкин мылтыкны бирмим!” – дип әйтә торган булган. Мылтыкны чит кешегә бирергә ярамаганлыгын үтемле  итеп аңлаткан ул. Чөнки мылтыклы кешенең хатынына кем кагылсын инде?

    Ач тамагым, тыныч колагым, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Мылтыкны законлы саклаган кеше дә 100 процент тыныч булып бетә алмый. Законны чыгаручылар боларның барын да исәпкә алган. Синең мылтыгың металл сейфта берничә йозак белән бикләнгән хәлдә сакланырга тиеш. Ауга йөрүнең дә үз тәртипләре бар. Чын аучы нинди булырга тиешлеге турында аерым язармын әле. Машина, кар чанасы белән куян куып йөрүчеләр аучылар түгел инде, алар – җан кыючылар.

    Мин 1975 елда беренче тапкыр урманга ауга бардым. Аучылык белгече  Миңһаҗ абый башта ук “басу аучысы белән урман аучысы – икесе ике нәрсә” дип кисәтеп куйды. Чөнки урманда күз күреме чикләнгән. Агач, куак арасында кеше дә булырга мөмкин бит. Моның шулай икәнлегенә мин бик тиз ышандым.

    Реклама

    Ул елларда дәүләткә поши, кабаннар алу планы җиткерәләр иде. Ә планны үтәү – мәҗбүри. Бригадада дүрт кеше. Күмәк ау, урманда аеруча, бик  хәтәр нәрсә. Бервакыт “номерда” басып торам. Каршыда нарат урманы. Наратларның төпкә якын өлеше, ярты метр чамасы ботаксыз. Димәк, якынлашкан хайваннарның аякларын булса да күреп була. Берзаман аяклар күренә башламасынмы! Чүгәләп тә карыйм – поши аяклары инде. Әмма гәүдәсен агачлар каплый.  Ачыграк урын таптым. Теге аяклар якынлаша, мылтыкны күтәреп атарга әзерләнәм. Йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Менә поши үзе дә килеп чыкты, чакмага басарга вакыт! Бармакны  тартам дигәндә генә ачыклыкка чана башы килеп чыкмасынмы! Чана узып китте, ә мин шактый вакыт аңыма килә алмый утырдым әле. Бактың исә, эчтәнрәк юл уза икән, теге ат белән урманчының кәнсәләргә барышы булган...

    Әлеге вакыйга миңа гомерем буе сабак булды. Баштарак кемгәдер атканмын икән дип төшләр күрә, куркып уянып китә идем.

    ...Бер елны фаҗига белән бетә язган  гыйбрәтле хәл булды. Бер төркем “аучылар” төнлә борчак эскерте янына кабан сакларга бара. Сакларга түгел, атарга инде. Шунда төн куна болар. “Аучыларның” берсе таң беленер-беленмәс торып кабаннар килмәдеме икән дип, карарга китә. Тирән елганың икенче ягында эскерт янында кемдер йөри. Бу вакытта кабан булмый кем булсын инде. Шәпләп  төби дә, атып җибәрә бу. “Кабан” егыла. Шатлыктан иптәшләрен уятып шунда йөгерә болар. Ә анда... кан эчендә ыңгырашып кеше ята! Бактың исә, бер иптәшләре тагын да алданрак уянып елганың аръягындагы эскерт янына чыгып киткән икән...

    Бәхеткә, бу кешенең гомере бетмәгән булган. Араларындагы “дәү” түрәләр санитар самолет чакырып Казанга озаталар.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: