erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каберлектән алынган бер уч туфрак Мәскәүдәге Патриот паркына куелган

Арчаның иске зиратындагы (мещан зираты) каберлектән алынган бер уч туфрак Мәскәүдәге Патриот паркына куелган.

Бу хакта безгә районның хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Юрий Козлов хәбәр итте. “11 сентябрьдә Мәскәү өлкәсе, Одинцово районы, Кубинка шәһәренә бергә укыган дуслар янына кунакка бардым. 13 сентябрь көнне “Патриот” паркын карарга киттем. Дөрес, эченә керә алмадым. Ул көн карарга килүчеләрне кабул итү көне булып чыкмады. Әмма экран аша иң мөһим әйберне күрдем һәм канәгать булдым – безнең зираттагы каберлектән алып киткән бер уч туфрак тиешле урында саклана. Мәңгегә”, – диде Юрий Петрович.

2019 елның 22 июнендә Хәтер һәм кайгы көне фронтка самолетлар куу буенча хәрби задание үтәгәндә районыбыз җирлегендә һәлак булган очучылар күмелгән зиратта дәвам итте. Ул елны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгы “Бер уч туфрак” (“Горсть памяти”) дигән Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясен игълан иткән иде. Безнең район да читтә калмады. Акция кысаларында каберлектән тантаналы төстә бер уч туфрак алынып, Татарстанның хәрби комиссариатына, аннан Мәскәүдәге төп Хәрби Көчләр храмына юлланды.

Сөйләгәннәрдән хәтерләсәгез, 1944 елның 11 февралендә Татарстан күгендә зур авиаһаләкәт була. Свердловскидан Казанга баручы 13 самолет бер сәгать эчендә Арча-Казан участогында җиргә төшеп бәрелә. 16 очучы, штурман, техник һәлак була. Болытлы, томанлы кышкы көн була ул. Бер нәрсә дә күренми. Җирне күзәткәндә штурвал да аска борыла һәм аның белән идарә итеп булмый башлый. Самолетка җиргә бәрелүдән башка чара калмый. Бу каберлектә шул очучыларның безнең район җирлегендә һәлак булганнары күмелгән. Алар барысы биш кеше.

Каберлекне Арчаның җиденче мәктәбе карап тора. Күп еллар элек  һәлак булган очучылар туганнары белән элемтә дә урнаштырылган булган. Хат аша аралашып торганнар. Аннан бу эш тукталган, соңгы вакытта мәктәп музее аны яңадан торгызган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Минем өчен иң сөенечлесе – ул вакытта алган бер уч туфрак урынга барып җиткән һәм вәгъдә иткәнчә Мәскәүдәге төп храмга якын территориядә  – “Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында урын алган, – диде Юрий Козлов. – Зур платформа. Шунда аерым-аерым язылып бөтен Россиядән  – һәр шәһәр, районнан – китерелгән туфраклар куелган. Анда Биектау, Әгерҗе районнары, Бөгелмә шәһәре дә бар. Әмма минем күзгә ташланганы 085 номеры астындагысы булды. “Арча районы, Арча шәһәре, 1944 ел, 5 кеше күмелгән”, дип язылган. Димәк, Арча зиратыннан алынган бер уч туфрак менә шунда куелган. Мәңгегә.

Юрий Петрович сөйләвенчә, “Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы чиксез зур. Тышкы якта ук 1418 адым дип язылган. Бу сугышның күпме көн баруын күрсәтә икән. Шулай ук Варшавага, Берлинга һәм башка шәһәрләргә җитәргә ничә көн калуын да язып куйганнар. Бу урыннан Кремльгә 41 километр  дигән таш та бар. Россия Федерациясенең төп Хәрби Көчләр храмы да шушы паркта. Анда барлык сугышчан Байраклар саклана.

– Бирегә яңа хәрби техника да куелган, элеккеләре дә бар. Әмма иң күңелне тетрәндергәне – башыннан ахырына кадәр чын сугыш кыры тасвирланган. Немец солдатлары да, безнекеләр. Янган, җимерелгән биналар, янган танклар, блиндажлар, окоплар..., – диде Юрий Петрович. – Яңартылган “Хәтер китабы” да бар, диделәр. Шундый истә калырлык сәяхәт булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X