erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәче фермасында эшләүче Фәния Гыйльмиева: «Үкенмим, эшемне, сыерларымны яратам»

Тырыш, ярдәмчел, чын хатын-кыз ул!

Без Фәния Гыйльмиева  белән Кәче фермасында очраштык. 30 ел фермада сыерлар сава.

Үзем белән таныштыргач, “Сез минем улым Илнур турында яздыгыз, шуннан беләм мин сезне”, – диде ул якын итеп. Алдынгы савымчы Фәния Гыйльмиева белән шулай танышып киттек.

Искә төште: узган елның апрелендә “Яңарыш” хуҗалыгы басуына алдынгы механизаторларның хәлен белергә баргач, Фәниянең улы Илнур белән дә сөйләшеп тордык. Ул заманча “Кировец” тракторында эшләвен, 8 метр киңлекне алып баручы чәчкеч агрегатының куәте, нәтиҗәсе булгач, акчасы да барлыгы турында сөйләгән иде. Менә бүген әнисе белән күрешергә насыйп булды. “Без иптәшем Илфат белән, ул механизатор булып эшләде, өч бала тәрбияләп үстердек, – дип сөйләде Фәния. - Олысы Миләүшә, Биектауда хисапчы булып эшли, игезәк улларыбыз Илнур белән Илнар, алар Арча станциясендәге 120нче һөнәр училищесын тәмамлап, Биектауда заводта эшлиләр. Илнур кыр эшләре вакытында “Яңарыш” хуҗалыгында эшләп ала. Аллага шөкер, кулларыннан эш килә”.

Фәния зарланырга яратмый. Күпме генә сөйләшсәм дә, бер зарлану сүзе ишетмәдем. Аллага шөкер итә белә. 52 яшьтә.

– Кәче Арчага якын, Казан юл өстендә генә, ничек шәһәргә чыгып китмәдегез? – дип сорыйм.

– Мәктәптә бик әйбәт укыдым, – дип сөйләде Фәния. – Элек, бүгенге кебек укырга бик атлыгып тормыйлар иде, акча эшләргә күбрәк завод-фабрикаларга бардылар. Мин дә Арча станциясендәге чүәк фабрикасына эшкә кердем. Аннан Кәчегә фермага эшкә кайттым. Үкенмим, эшемне, сыерларымны яратам. Үзем дә, иптәшем дә Кәченеке.

– Фермада: элек һәм хәзер – аерма бармы?

– Хәзер шартлар бөтенләй башка. Үзегез күрәсез, трактор ашарга сала, элек күтәреп, тагарак саен силос, салам, печән салып йөрер идек. Асларын да фермада каравылда торучы кыра. Сыерларны аппарат белән савабыз. Сөт торбалар буйлап китә. Эш күпкә җиңеләйде. Күтәрү-төшерү юк. Фермада икәү эшлибез, һәркайсыбызда 70әр сыер.

– Хәтерлим әле, фермага килеп керсәң, сыерлар үкерешеп каршы алырлар иде.

– Хәзер тыныч. Азык алларында. Беткәннән беткәнгә салып торалар.

– Эшләгәнне күрә беләләрме?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Яңарыш” җитәкчелегенә рәхмәт. Бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмыйлар. Хезмәт хакын вакытында алып барабыз. Терлекләргә ашарга бар. Төрле катнашмалар белән әзерләп китерәләр. Һәр сыердан уртача 25 литр сөт савам. Хезмәт хаклары да югары. Яңа гына “Яңарыш” хуҗалыгы оешканга 5 ел булды. Шул уңайдан безне ресторанда кунак иттеләр. Артистлар белән бик күңелле булды. Менә районга алдынгылар слетына дәштеләр. Рәхмәт, эшләгәнне күрәләр.

– Фәния, эшкә батыр икәнегезне беләбез, күңелегез йомшак икәнне дә чамаладык. Әти-әниегезне искә төшергәндә күзләрегез яшьләнде... Сез нинди кеше: усалмы, юашмы...

– Ярдәмчел...

– Хыялыгызда берәр һөнәр булдымы?

– Фармацевт. Ни өчен – аңлата алмыйм. Кызым, әни, син бернәрсәдән дә курыкмыйсың, яхшы хирург булыр идең, ди. Терлекләр арасында остарып беткәнмендер инде. Өйдә дә сыерларны үзем бозаулатам, үзем чүбен салдырам...

– Сез төп йортта яшисезме?

– Юк. Башка чыгып, йорт җиткердек. Кәче яшәү өчен бик уңайлы авыл. Асфальты, күпере дә булса – тагын да яхшы булыр иде. Болыны тулы җир җиләге... Авылда калганыма үкенмим. Үз әнием, кайнанам да фермада эшләде. Әниемнең фермага йөри торган сукмагы бар иде. Сания сукмагы дип йөрттеләр...

– Кеше ял итәргә диңгез буйларына йөри. Кызыкмыйсызмы?

– Юк, кызыкмыйм. Дөнья гизгән кеше мин. Венгрия, Румыния, Мәскәү...

...Үз илемдә яхшы миңа бәрәңге бакчасы да – шушы җырны күңелдән генә көйләп алдым. Фермадан чыкканда каршыбызга ферма мөдире Рәдис Низамов очрады. Фәния турында ул: “Безнең иң алдынгы савымчыбыз. Тырыш, ярдәмчел, чын хатын-кыз ул!” – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X