erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәче мәктәбендә “Яңарыш” ширкәте призына көрәш оештырылды

Көрәш гөрләп үтте

Кәче мәктәбендә “Яңарыш” ширкәте (җитәкчесе Илгизәр Садыйков) призына көрәш оештырылды.

2009 елгылар һәм кечерәкләр арасында. 97 көрәшче очрашты. Кәефләр шәп! Ә кәефләрне Иске Чүриледә яшәүче мәдәният хезмәткәре Шәүкәт Вәлишин “Мин татар” дигән дәртле җырны җырлап, тагын да күтәреп җибәрде. Дәррәү кул чабып, бии-бии тыңладылар.

Малайлар бик тырышып көрәштеләр. Һәркемнең җиңәсе, өстен чыгасы килде. Җиңелгәннәргә күңелне төшермәскә! Әнә шулай җиңелә-җиңелә җиңәргә өйрәнәсең. Кәче сабантуеның абсолют батыры, эшмәкәр, Чулпан авылыннан Динар Закиров Кәченең 4 яхшы көрәшчесенә - Әмир Вәлиәхмәтовка, Дияз Вәлиәхмәтов, Алмаз Гобәев һәм Разил Рәхимовка яхшы көрәшкәннәре өчен акчалата бүләк бирде. Күңелле мизгелләр...

Кәче мәктәбе командасы 1нче урынны (тренеры Рәис Галиев) алды. 2нче - Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренеры Фәнил Һидиятуллин). 3нче - Лесхоз мәктәбе командасы (тренеры Илүс Әскәров).

Нәтиҗәләр:

25 кг

Рәмзил Вәлиәхмәтов (Кәче, тренеры Рәис Галиев)

Раяз Шакиров (Наласа, Рәис Галиев)

Рамазан Гыйләҗетдинов (Арчаның 6 мәктәбе, Фәнил Һидиятуллин)

28 кг

Самир Ахунов (Арчаның 6нчы мәктәбе, Фәнил Һидиятуллин)

Әмир Әһлиуллин (Наласа, Рәис Галиев)

Руслан Әхмәтҗанов (Арчаның 5 гимназиясе, Рамил Хәкимҗанов)

32 кг

Нияз Хәкимуллин (Арчаның 6нчы мәктәбе, Фәнил Һидиятуллин)

Раяз Миңнуллин (Яңа Кырлай, Марат Сәләхов)

Назир Әхмәдуллин (Арчаның 5гимназиясе, Рамил Хәкимҗанов)

36 кг

Аяз Фәйзрахманов (Ашытбаш, Марат Сәләхов)

Алмаз Гыйззәтуллин (Наласа, Рәис Галиев)

Рәдис Гобәев (Сикертән, Марат Әхмәдиев) 

40 кг

Ильяс Искәндәров (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

Радил Зыятдинов (Иске Чүриле, Рәис Галиев)

Азамат Азамов (Кәче, Рәис Галиев)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

45 кг

Нияз Вәлиәхмәтов (Кәче, Рәис Галиев)

Рүзәл Баһаветдинов (Шушмабаш, Марат Сәләхов)

Али Фәхретдинов (Хәсәншәех, Марат Фаязов)

50кг

Марат Нуриев (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин )

Марат Хәсәнов (Иске Чүриле, Рәис Галиев)

Рушан Сөнгатуллин (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

55кг

Ранил Хәбибуллин (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

Ильяс Сафин (Шушмабаш, Марат Сәләхов)

Данил Вәлиуллин (Иске Чүриле, Рәис Галиев)

60кг

Азат Азамов (Кәче, Рәис Галиев)

Данил Галләмов (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

Илшат Исломов (Утар Аты, Рәис Галиев)

65кг

Фәнис Фәсхетдинов (Лесхоз, Илүс Әскәров)

Тимерхан Мостафин (6нчы мәктәп, Фәнил Һидиятуллин)

Алан Зыятдинов (Иске Чүриле, Рәис Галиев)

70 кг

Радмир Абдуллин (Лесхоз, Илүс Әскәров)

Айзат Гафетдинов (Хәсәншәех, Марат Фаязов)

Дамир Әхмәдиев (Курса-Почмак, Марат Әхмәдиев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X