erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кадер кичәсен ничек белергә һәм аны ничек үткәрергә?

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе, “Кабан арты” мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:

– Сөекле Пәйгамбәребез, кадер кичәсен рамазан аеның соңгы ун көненнән, так саннардан эзләгез, дип әйтеп калдырган. Димәк, бу көн рамазан аеның 21, 23, 25, 27, 29нче көннәренә туры килергә мөмкин. Аннан соң бер хәдистә, иң зур ихтимал 27сендә, дип килә. Ләкин ул 25е дә, 29ы да булырга мөмкин. Елына карап, күчеп тә йөрүе ихтимал. Эзләсеннәр, дип Аллаһ аны яшергән.
Кадер кичәсенең галәмәтләренә килгәндә, ул бик тыныч булыр, диелә. Кояш чыкканда, кояшның нуры булмас, дип әйтелә. Төптән уйлаганда, кадер кичәсен эзләгән кешегә бу бик мөһим дә түгел. Ул аны барыбер, иншала, берсе туры килер, дип фаразлый. Әлбәттә, кадер кичәсенең дәрәҗәсе бик зур. Аллаһы Тәгалә, кадер кичәсе мең айдан хәерлерәк, дип әйткән. Бу көнне кеше Коръән, төнге намазлар укыса, зикер-тәсбихләр әйтсә, дога кылса, кыскасы, изге гамәлләрдә үткәрсә, димәк, ул сиксән елдан артык бертуктамый намаз укыган, зикер-тәсбих әйткән дигән сүз. Аның савабы да, бәрәкәте дә күп.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/05/24246/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X