erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Кайчан миңа 14 яшь тулыр икән?”

Мин – Россия гражданины

ЗАГС бүлегенең тантаналар залында илебезнең яшь гражданнарына паспорт тапшырылды.

Бу чара быел әле беренчесе. Аның Ватан сакчылары елында Ватан сакчылары көне алдыннан үткәрелүе дә яшьләр өчен зур мәгънәгә ия.

– Бүген сез үз гомерегездә икенче документ аласыз. Беренчесе туу турында таныклык булса, монысы Россия гражданы булуыгызны күрсәткән паспорт. Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Моның белән лаеклы горурлана аласыз, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – 18 яшьтән сез Ватан сакчылары сафына басасыз. Ә нәрсә ул батырлык? Сез бүген нинди батырлык эшли аласыз? Тәртипле булу, әти-әниләргә булышу, өлкәннәрне ихтирам итү, яхшы уку – болар барысы да үзенчә бер батырлык. Бәхет сезнең үзегездән тора. Яхшы гамәлләрегез биографиягезгә язылып бара.

Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Лошакова егетләр һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырды.

– 14 яшь тулды. Сез кулыгызга паспорт алдыгыз. Уңышлар телибез сезгә. Уңышларга ирешергә омтылыгыз. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, – диде тантанага килгән әти-әниләр исеменнән Римма Кәримова.

– Ничә еллардан бирле: “Кайчан миңа 14 яшь тулыр икән?” – дип көтте улым. Тизрәк паспорт аласы килде, – диде соңыннан Гөлназ Идрисова.

– Әйе. Тизрәк үсәсем, олы кеше, илебезнең чын гражданы буласым килде, – дип аның сүзен җөпләде улы Сөләйман.

Барыгыз да Ватаныбыз сакчылары, Туган илнең лаеклы гражданнары булып үсегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре