erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайтмый калсам, көтәрсеңме?

Коллективның яшь артистлар белән тулылануы сөендерде.

“Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан сәхнәдә. Алкышларга караганда спектакль премьерасы уңышлы да үтте.

Бу юлы коллектив театр сәнгатен яраткан, шул ук вакытта бик таләпчән Арча тамашачысына Илдар Юзеевның “Кайтмый калсам, көтәрсеңме?..” исемле моңсу комедиясен тәкъдим итте.

Илдар Юзеев танылган шагырь генә түгел, үзенчәлекле драматург та. Аның сүзләренә язылган “Яшь наратлар”, “Бөркет турында җыр”, “Мәтрүшкәләр”, “Сине уйлап янам”, ”Хуш инде” ,”Туган ягым каеннары” җырлары халык арасында киң таралды. Алтмышынчы елдардан ул драматургия әсәрләре яза башлый. Аның “Янар чәчәк”, “Бөркетләр кыяга оялый”, “Кыр казлары артыннан”, “Бәхетемнән узып барышлый”, “Онытылмас бәет”, “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” спектакленнәрен күпләр хәтерлидер.   “Кайтмый калсам, көтәрсеңме?”  пьесасы да шул еллара иҗат ителгән әсәрләренең берсе.  

Әлеге спектакль үзенчәлекле сюжетка корылган.  Автор кеше күңелен романтик буяулар белән сурәтләргә, аны үзенчә ачып бирергә омтылган. Кыскача гына эчтәлеген сөйләп китик. Хезмәттәшләре дә, дуслары, күршеләре, хәтта хатыны белән улы да читләштергән Бәйрәм исемле кешене (аны театрның танылган  артисты Илдус Хәбибуллин бик оста итеп башкарды), барысы бер булып сөйләшеп, Себергә озак вакытлы командирвкага җибәрәләр. Озакламый аның юл һәлакәтендә һәлак булуы турында хәбәр килә, ә мәрхүмне искә алып утырганда үзе кайтып төшә. Әмма бу хәбәр, кызганыч, берәүне дә шатландырмый. Бәйрәмгә исән кеше икәнлеген исбатлау өчен шактый тир түгәргә туры килә. Ярый, Себер якларыннан эшне ахырга кадәр җиткерергә яратучы тикшерүче кайтып серле йомгакны чишә. Юл һәлакәтендә һәлак булган кеше Бәйрәмнең әйберләрен урлап киткән җинаятьче булып чыга. Гомере бетмәгәч, ир исән кала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор биредә нәрсә әйтергә теләгән, аның нинди тәрбияви мәгънәсе бар? Гафу итегез, ахырына кадәр бик бирелеп карап утырып та мин бу сорауга җавап таба алмадым. Шуңа моңа игътибарны азрак юнәлтеп, спектакльнең сәхнәгә куелышына, артистларның уйнавына күбрәк тукталырга булдым.  “Сәхнә әсәренең уңышлы килеп чыгуы куючы режисердан һәм артистлардан тора”, – дия иде бер таныш режиссер. Нинди генә пьеса булмасын, сәхнәдә ул тамашачы “ах” итәрлек килеп чыгарга мөмкин. Әлеге сүзләр бу очракка да кагыла. Чөнки спектакльне сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, режиссер, актер, якташыбыз Азат Зарипов куйган. Коллектив белән ул беренче елын гына эшләми һәм шул дәвердә тамашачы күңелен яулап алырлык берничә спектакльне сәхнәгә чыгарды инде.

Ә артистларга килгәндә... Тамашачы тиешле урында шаркылдап көлеп, урыны-урыны белән гөрләтеп кул чабып утырган, соңыннан алкышларга күмгән икән, димәк уен һәркемнең күңелен биләп алган. Кырык елга якын гомерен шушы коллективка багышлаган театрның Әлмәндәре Харис Сафин (цех начальнигы Даян ролендә), утыз елга якын матур-матур рольләр иҗат иткән Илдус Хәбибуллин, соңгы берничә спектакльдә үзләренең артистлык осталыкларын уңышлы яклаган Гөлнара Гыйниятуллина (Бәйрәмнең хатыны Сания), Гүзәл Нигъмәтҗанова (ЗАГС хезмәткәре), Рамил Мөхетдинов ((Дим ролендә) белән беррәттән яшь артистлар Илназ Абзалов (Бәйрәмнең улы Биҗан), Адилә Әхмәтҗанова (Сайра), Инсаф Мөхәммәтгалиев (тикшерүче) – һәрберсе үз ролен тиешле югарылыкта башкарды һәм авторның әйтәсе фикерләрен дөрес итеп аңлап, образны ачып бирә алды.

Коллективның яшь артистлар белән тулылануы сөендерде. Киләчәктә “Җидегән чишмә”дән яңадан-яңа спектакльләр көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X