Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Каләмендә халык гаме

    Тормыш бер мизгел. Әле кайчан гына хезмәттәшебез Ильяс абый Фәттаховның 60 яшен билгеләп үткән идек. Кай арада 10 ел үткән! Без аны чираттагы ялга китсә дә юксынабыз.

     

     

    Дөнья хәлләре, илдәге сәясәт, тормыш, соңгы яңалыклар турында сөйләшәбез. Юл уңаеннан киоскка сугыла, бер кочак газеталар күтәреп кайта. “Комсомольская правда”ны укымый калмый. Фикер алышуларда яңа идеяләр, темалар туа. Язу ул – иҗат! Баш күтәрми гел язып буламыни?! Булмый...

    Ильяс абый бүлмәдә утырырга яратмый. Ул гел хәрәкәттә. Авыл тормышы бүлеге мөхәррире буларак, ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә керми калмый, семинарларга чыгып китә, фермерларның, механизатор, савымчыларның, юбиляр ветераннарның хәлен белеп кайта. Тормышны яхшы белә. Күп балалы гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән авыл малае бит ул! Корайванда Гөлбәгъдә апа белән Сәхәп абый гаиләсендә 7 бала үсә алар. 5 малай, 2 кыз. Әтисе Сәхәп: “5 малайлы кеше бернәрсәдән дә курыкмый”, – дип әйтергә ярата. Эх, ул балачак... Атка төялеп, Казансу елгасы сукмагы буйлап Кәчегә әтисенең апасына сабантуйга кунакка барулар, кайтканда әтисенең авыл җырларын җырлап кайтулары, капкага сөялеп, өстенә пешкән кызыл чөгендер яккан ипи ашап торулар, агач башына бөркет оясына үрмәләүләр, көтүгә чыгулар... – алар берсе дә онытылмый.

    Өч мәктәптә укырга насыйп була аңа. Корайван башлангыч мәктәбендә, Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә һәм Казанбаш унъеллык мәктәбендә. “Югары Курса мәктәбенең радиосы бар иде, татар теле укытучысы Мәчтүрә апа Бакирова безгә тапшырулар әзерләтә, сөйләтә иде. Менә нинди укытучылар булган!” – дип искә ала. Ана телен саклап калу буенча да аның үз фикере бар: “Татарча сөйләшергә кирәк!” – ди.

    Гаделсезлекләрне яратмый. Гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Мөрәҗәгать итсәләр, шунда ук мәсьәләне ачыкларга тырыша. Кешегә ярдәм итә алса сөенә. Әле менә күптән түгел генә бер ветеран проблемасы белән яшәп алды. Әбинең ишектән биек торба аша йөрүен күреп, бик нык гаҗәпләнде ул. “Ничек инде 90 яшьтә биек торба аша йөрергә кирәк!” – дип борчылды. Һәм шуны эшләткәнче тынычланмады. Нәтиҗәне карарга баргач әби: “Улым!” – дип кочаклап ала үзен.

    Бер гаиләне фатирлы иткән дә кеше ул. Хәл иткән гади хезмәт кешесе борчуларын санап бетерерлек түгел.

    Оптимист кеше. Күңел төшенкелегенә бирелүчәннәрне өнәми. Елап шалтыратучыларның зарын тыңлаганнан соң кайвакыт: “Бүген көн нинди матур, урамга чыктыгызмы әле?” – дип сөйләшүне җайлап кына  табигатькә, кошларга күчерә. Елап шалтыратучының күңеле күтәрелеп китә. Ул көлә башлый... Менә шундый ул безнең Ильяс абый. Әлбәттә, ул мөрәҗәгать итүченең моң-зарын онытмый.

    Элек район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән белгечләрне: “Һәркайсы профессор булган икән”, – дип сагынып искә ала.

    Ильяс абый кебек язып булмый. Сүзне ул ерактан башлый һәм әйтәсе килгән фикеренә килеп чыга. Проблемалы мәкалә язганда да туры әйтеп, кешене рәнҗетмәскә тырыша, фикерен ул җайлап кына әйтеп бирә. Гади тел белән яза. Аның язмалары җырлап укыла. Шәхсән мин үзем кайбер язган мәкаләләремне Ильяс абыйга: “Бер күз салыгыз әле!” – дип укытырга тырышам. Тәҗрибәле журналист барыбер дә төзәтми, үз фикерен әйтми калмый. Аңа үпкәләп булмый. Кайбер язма башларын, рубрика исемнәрен дә аның белән киңәшләшеп эшлибез. Кайчакта газетаны әзерләгәндә кайбер язма башларын күреп алып, шуның кебек исем буламыни, дип кәефе кырыла һәм үзгәрттерергә тырыша.

    Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Кешенең күңеле булсын өчен генә, фикерне хуплап, кушылып китми ул. Алай түгел ул, болай дип, үз дәлилен китерә. Шуннан бәхәс туа, кызыклы сөйләшү килеп чыга. Бүлмәбезгә газета укучылар керсә дә шулай, үзара кызыклы әңгәмәләр килеп чыга. Кайчакта кызып та китәбез, әмма озакка түгел, шунда ук безнең кызулар сүнә. Чөнки үпкәләшеп йөрергә безнең вакыт юк һәм без ул ваклыклардан өстен.

    Ильяс абый гаилә кешесе. Аның кызларын, оныкларын искә алмый калган көне юк. Наилә ханым белән өч кыз тәрбияләп үстерде алар. Олы кызлары Ләйлә Арчаның 3нче мәктәбендә укыта, Ләйсән Арчаның 5нче гимназиясендә инглиз теленнән белем бирә, Лилия – Арчаның 2нче мәктәбендә директор урынбасары. Наилә ханым да озак еллар укыткан педагог.

    Хезмәттәшебез табигать, кошлар, җәнлекләр турында да сөйләшергә ярата. Район аучылар җәмгыяте рәисе дә ул. Урманнарны, басу, кырларны әйләнеп кайта. Фотоларга төшерә. Ясатып ала. Машина белән юлда барганда да ул без күрмәгән кошларны, җәнлекләрне күреп ала. Бал кортлары тота. Язын да сыерчыклар иң беренче аларга килә. Алардагы сыерчык оялары санап бетергесез. Бакчасында виноград үстерә. Мул уңыш биргән кыяр, помидорларына сөенеп бетә алмый. Ярата тереклекне. Башкача була да алмый. Иҗат кешесе бит ул!

    Бик күп тарихи, кызыклы вакыйгаларга шаһит кеше ул. Ул сөйли башласа, яхшы бер китап укыган кебек була. Шуларны язып, туплап, бер китап итеп чыгарыгыз әле дип кыстыйбыз без аны. Мондый шәп китапны күрергә язсын иде. Төньяк флотта хезмәт иткән моряк читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. КПСС райкомында инструктор булып эшли, район газетасында хатлар бүлеге мөдире, авыл тормышы бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә авыл тормышы бүлеге мөхәррире. Бик күп бүләкләре бар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Мактау грамотасы, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Казанның 1000 еллыгы медале, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, төрле конкурсларда җиңеп бүләкләнүләр...

    Хезмәттәшебез турында озын-озак сөйләп булыр иде. Ул үзе кыскалыкта осталык дияргә ярата. Без Ильяс абыйга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, каләме белән халыкка армый-талмый хезмәт итүен телибез! Румия Надршина

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: