Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Каләмнәре очлы булсын

    Бу язма районның талантлы шәхесләрен – һәвәскәр язучылар, шагыйрьләр, драматург, прозаиклар, композиторларын туплаган “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе турында.

    Яңа Кырлай бик күп язучыларны кабул иткән як. Аеруча Тукай дөньяга килгән апрель ае очрашуларга бай була. Быел модульле китапханә җитәкчесе Наилә Әхмәтҗанова районда яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрьләр, прозаик, драматургларны җыйды.

    Очрашуда Арча үзәк китап-ханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең иң актив иҗатчылары әдәбият сөюче мәктәп укучылары белән очрашты. Алар бу көнне үзләре белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Бик күңелле чара булды.

    Әмма “Каурый каләм”нәр өчен беренчесе дә, соңгысы да түгел. Әлеге коллектив ирешкән уңышлар белән таныштыра башлаганчы оешу тарихына күз салу кирәктер. Аның башы 1981 елга ук барып тоташа.

    Арчабызда яшәп иҗат итүче, күпсанлы публицистик язмалар, хикәяләр, повестьлар авторы Радик Фәизовны 1980 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә кабул итәләр. Берлектә аңа үзе яшәгән төбәктә әдәби иҗат эшен тиешле югарылыкка күтәрүне бурыч итеп йөклиләр. Һәм Радик абый (Арча район газетасында (ул вакытта “Коммунизмга”) җаваплы сәркатип), каләм тибрәтүчеләрне барлап, алар белән аерым эшли башлый. Мәктәпләрдә, Пионерлар йорты каршында әдәби түгәрәкләр оештыра, һәвәскәр иҗатчыларга юнәлеш бирә, язмаларын анализлап, газета-журналларга басмалар әзерли. Түгәрәкләргә укучылар да, өлкәннәр дә йөри. Бу түгәрәк ул вакытта “Тукай якташлары” дип атала. 

    Радик абыйның вафатыннан соң бу эшне тынгы белмәс, олы җанлы, югары мәдәниятле Наҗия Саттарова дәвам итә. Аның килүе дә үзенчәлекле була. Арчада яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрә очрашуга килгән бер шагыйрьгә шигырьләрен карап чыгуын сорап мөрәҗәгать итә. Моңа каршы ул: “Сезнең үз шагыйрәгез бар бит. Наҗия Саттарова”, – дигән җавап ишетә. Наҗия ханымга каршы килерлек урын калмый.

    “Тукай якташлары” икегә бүленә. Мәктәп яшендәгеләр Пионерлар йортында, ә өлкәннәр Наҗия апаның өендә яисә Мәрхәмәтлек үзәге бинасында бер бүлмәдә очраша торган булалар. Наҗия ханым программалар, планнарга кадәр төзи. Түгәрәк уңышлы гына эшләп китә. 2011 елдан өлкәннәр төркеме “Каурый каләм” иҗат түгәрәге исемен йөртә башлый. 

    Үзенең өлкән яшьтә булуын, сәламәтлеге какшавын сәбәп итеп, Наҗия Саттарова түгәрәк җитәкчелеген Арчаның 5нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Халидә Фәйзрахмановага тапшыра. 

    – Мәрхәмәтлек үзәге бинасында транспарантлар урнашкан склад кебек бер бүлмәдә очраштык, сөйләштек, таныштык. Наҗия апа планнарын калдырды, киңәшләрен бирде. Әмма биредә эшне дәвам итү мөмкин түгел иде. Китапханә җитәкчесе белән сөйләшеп карарга булдык. Матур каршы алдылар. Зур, иркен, уңайлы бүлмә бирделәр. Еш җыела башладык, – ди Халидә ханым. Шигырьләрен укыйлар, бергәләп төзәтәләр, аралашалар. “Аннан газетага белдерү бирдем. Теләге булган каләм тибрәтүчеләрне  түгәрәккә чакырдым. Җырчылар, прозаик-лар, драматурглар, биючеләр дә, педагогика көллиятендә укучы кызлар да, рус телендә иҗат итүчеләр дә (алар хәзер 8 кеше) килеп кушылды. Түгәрәккә “сыймыйча” әдәби берләшмәгә әйләндек. Күп чараларда катнаша башладык. Ул чактагы китапханә хезмәткәре Әлфия Галимованың безне халыкка танытуда ярдәме бик зур булды, – ди Халидә ханым.

    Реклама

    Шигырьләрне интернет челтәрләргә куя башлагач, иҗатчылар турында Язучылар берлегендә белеп алалар. Һәвәскәрләрнең шигырьләрен туплап китап чыгарырга дигән уй да шушы вакытта туа. 2015 ел – Әдәбият елында “Шигъри тәлгәшләр” дигән 12 авторның шигырьләрен берләштергән китап дөнья күрә. 

    Шуннан соң иҗатчылар тагын да дәртләнеп китә. Яңа кешеләр килеп кушыла. Бүген берләшмәдә 30га якын кеше санала. Язучылар белән очрашулар башлана. Язучылар берлеге белән элемтә урнаштырыла. Яшь язучылар семинарга да чакырыла. Якташ язучы Рифат Җамал Арчага кайтып осталык дәресләре үткәрә. Иҗатчыларыбыз “Әдәби мәйдан”нар тота башлыйлар. Бер елны 27 “Әдәби мәйдан” үтә. Иҗатчылар кулларына микрофон тотып, Арча урамнарын яңгыратып шигырьләрен сөйлиләр, Факия Шәрәфетдинова җырлый, Илфат Әскәров бии. Марсель Шәрәпов, Дамир Нуриәхмәтов, Халидә Фәйзрахманованың шигырьләре – “Болгар”, Марсель Шәрәпов, Рания Яруллинаның “Курай” радиолары аша яңгырый. Әлфия Галимова белән берлектә “Арча радиосы”нда тапшырулар оештыралар. “ТНВ” каналының “Башваткыч” теле-шоуында катнашалар. Бер-бер артлы һәвәскәр шагыйрьләрнең китаплары басылып чыга. Аларны тәкъдир итү кичәләре гөрләп уза.

    – Бер елны безнеке кебек әдәби берләшмә башка районнарда да бармы икән, дигән уй туды. Биектау районында китапханәдә яшьлек дус-тым эшли иде. Шуның белән элемтәгә чыктым, – ди Халидә Фәйзрахманова. – “Язалар, җыеп барам, түгәрәкләргә җыелмыйбыз”, – ди. Очрашуга чакырды. Бардык”. Моннан тыш, Әтнә, Кукмара районнарына да барып, тәҗрибә уртаклашып кайталар алар. Ул чакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рамил Гарифҗанов бик булыша. Соңыннан күрше районнарны үзебезгә чакыралар. “Казан арты” тарих-этнография музеенда очрашалар. Рифат Корбанов тәкъдиме белән “Ызандашлар” дигән төркем булдырып, аның җитәкчесе итеп яшь, яңалыкка омтылучан Зиннур Тимергалиев билгеләнә.

    Гомумән, берләшмә әгъзалары бик актив: туктаусыз язалар, иҗат итәләр, утырышларын уздыралар, очрашуларга, кичәләргә йөриләр. Үзләренең язмаларын укып анализлыйлар, фикер алышалар, бәхәсләшәләр. Тәҗрибәле Минһаҗ Кашапов, Наҗия Саттарова һәвәскәр язучыларга чын үрнәк булып торалар. Алар арасына Зиннур Тимергалиев (бүген ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы), Гөлзилә Гафурова, Рания Галәветдинова, Гөлүсә Мөхәммәтҗанова кебек яшь талантлар килеп кушыла.  

    36 ел мәктәптә эшләп, РФнең Мактаулы укытучысы буларак бик күп әдәби әсәрләр анализлап остарган Халидә Фәйзрахманова һәвәскәр язучыларның яңа әсәрләрен укып бара. Аларны укучы күзлегеннән чыгып бәяли һәм авторына җиткерә. Аңа еш кына тәнкыйтьче ролен дә башкарырга туры килә. Шигырь, хикәя, повестьларны калыпка салырга өйрәтә, каләмдәшләрен теория белеме белән дә таныштыра.

    Соңгы елларда пандемия афәте иҗатчыларның активлыгына тискәре йогынты ясауга карамастан, Наласадан Гөлчирә Нәҗметдинова, Арчадан Олеся Феоктистова ТР Язучылар берлегенә кабул ителәләр.

    Яңа Кырлайда булган очрашуда “Каурый каләм”нәр быелгы Тукай бүләгенә кандидатлар белән танышып, 19 кешенең һәрберсе турында фикерләрен җиткерделәр. Киләчәктә аларга иҗади уңышлар теләделәр. Әнә шундый җитди темалар буенча әңгәмәләрдә еш катнаша алар. Чөнки күрсәтер эшләре, уңышлары бар.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: