erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кан басымын ничек төшерергә?

Югары кан басымы озак вакыт үзен сиздерми. Күрсәткечләрнең 160/100 гә кадәр җитүе инфаркт, инсульт куркынычын арттыра.

Хәлне моңа кадәр җиткермәс өчен кан басымын даими үлчәп торыгыз. Моны иртән һәм кич эшләгез. Әгәр кан басымы атна дәвамында 140/90 һәм аннан югарырак тора икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күп вакытта кан басымын төшерү өчен гади киңәшләрне үтәү дә җитә. Ял итегез. Кан басымын күтәрә торган төп сәбәп — стресс. Күзне йомып ятарга һәм матур пейзажларны күз алдына китерергә яки тәрәзәгә карап торырга кирәк. Ак һәм яшел төсләр тынычландыра.

Кан басымын сарымсак, гөлҗимеш, тырнак гөл (календула) төшерә. Баллы-лимонлы эчемлек әзерләп карагыз. 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал һәм ярты лимон согы кушып эчәргә була.

Көн саен ярты сәгать йөреп кайтырга гадәтләнсәгез, инфаркт куркынычын ике тапкыр киметерсез, дип яза "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X