erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кан биргәч, җиңелрәк шикелле...

10,11 мартта районда “Донор көне” узды. Бу көннәрдә Арча поликлиникасы һәм Яңа Кенәр участок хастаханәсендә кан тапшырырга була иде.

Соңгы вакытта газетабызның сайтында донорларны кан бирергә чакырып язылган белдерүләр еш бирелде.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова радио аша чыгыш ясады, газетага әңгәмә дә бирде. Күңелдә: “Кан бирергә кеше килерме икән?” – дигән шик бар иде.

Ул көн килеп җитте. 10 мартта сәгать 10да Арча поликлиникасына киттем. Янәшә ике ишек. Берсеннән поликлиникага авырулар, йомышы төшкәннәр керә. Икенчесенә “Донорлар өчен керү ишеге” дип язып куелган. Шул ишектән эчкә уздым. Керсәм: андагы халык! Бермәл аптырап калдым. Урындыкларга тезелешеп утырганнар. Берәүләр регистратура өстәлендә анкета тутыралар. Икенчеләр кан бирергә чират тора. Сөйләшеп киттек. “Агросәнәгать көллиятеннән килдек”, – диделәр бер төркем кызлар, егетләр. Алар: Курса разъездыннан Гүзәл Каюмова, Лесхоздан Илназ Шәрипов, Ташкичтән Рәдис Газизов, Сарай-Чокырчадан Алим Абдулалимов, Биектаудан Камил Кәлимуллин, Казаннан Никита Тюрин һ.б. Арча педагогика көллияте студентлары да биредә: Арчадан Нияз Кәримов, Илнур Хәнәфиев... Көрәшче Альмир Мифтахов та килгән. “Курыкмыйсызмы?” – дип сорыйм. “Ю-юк”, – дип елмая алар. Анда кергәч, печенье белән тәмле итеп чәй эчү дә ошаячак студентларга.

Чират ерып, көчкә эчкә уздым. Донорлар табиб-трансфузиолог, анализга бармактан кан алу, теркәлү бүлмәләре аша узып, дүрт донор кәнәфие урнашкан кан бирү бүлмәсенә керәсең. Ике шәфкать туташы кан алу процедурасын башкара. Кан биргәннән соң кассир янына үтәләр. Анда кулга 745 сум акча алып чыгалар. Ике көнгә түләүле ял өчен белешмә дә бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сикертәннән Ильяс Мәһдиев: “46 яшьтә. Механизатор”, – дип таныштырды үзе белән. Ни өчен килгәнен дә әйтте: “18нче тапкыр кан бирәм. Кан биргәннән соң гәүдәгә рәхәт булып китә. Аннан башкаларга да файда эшлибез бит...” Курса-Почмактан мәктәптә пешекче булып эшләгән 57 яшьлек Филсинә Рәхимҗанова ничә тапкыр кан биргәнен инде хәтерләми дә. “Хәзер теркәлергә керәм. Компьютер әйтеп бирә”, – диде ул елмаеп. “Кан бирү көнен каян белдегез?” – дип сорыйм. “Телефонга хәбәр килде”, – диде ул. Аның янәшәсендәгеләр: “Газета сайтыннан укыдык. “Арча хәбәрләре” газетасында да язма чыкты бит”, – диделәр.

Түбән Пошалымнан күп балалы Зиннәтуллиннар өчәү килгәннәр. Әниләре Ильвира, әтиләре Илнар, Арча педагогика көллиятендә укучы олы кызлары Индира. Алар үз балалары янына ятимнәрне дә сыендырган гаилә. “Без шундый инде, кешегә яхшылык эшләргә торабыз”, – диде әни кеше. Ә кызлары Индира беренче тапкыр кан бирә. Сизәм, кыз дулкынлана. Хәер, бер ул гына түгел, күпләр дулкынлана. Кан бирү – җитди эш. Организм җиңелчә генә тетрәнү кичерә. Ә бу халәт  иммунитетны күтәрә, ди табиблар. Күп тапкыр кан бирүчеләр: “Кан биргәч, җиңелрәк шикелле”, “Кан басымым әйбәтләнә”, “Сәламәтлегем уңайлана”, “Рәхәт булып китә”, – диләр. Кан бирү ул кемнеңдер тормышын саклап калу. Шуңа да шулай тоеладыр. Күзгә күренмәс җепләр белән ул игелек үзеңә әйләнеп кайта, диләр. 40 тапкыр кан бирсәң, Мактаулы донор буласың. Ә аның үз өстенлекләре бар. Бу турыда да сөйләшербез әле.

Шушындый ук рухта Яңа Кенәрдә дә “Донор көне” үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X