erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул”

ЗАГСның “Дан китабы”на кулларын куйдылар.

Шушы көннәрдә Халидә һәм Гакил Гәрәевлар, Мөслимә һәм Рәкыйп Зариповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шундый истәлекле дата уңаеннан бу ике парны Арча ЗАГСына чакырдылар.

Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Юк, төс-биткә түгел, күңелләре, кешеләр арасында тоткан урыннары, күркәм эшләре, үрнәк гаиләләре, тәрбияле балалары белән матур алар.

Гакил абый дәһшәтле сугыш чорында, 1943 елда әтисе сугышка киткәч Әлки районының Карамалы авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе исән-сау әйләнеп кайта, тик озакламый алган сугыш яраларыннан вафат була. Бөтен авырлык балалар өстенә төшә. Егет совхозда эшли башлый. Аннан армия хезмәте, тагын совхоз. Шунда аның күзе савымчы кыз Халидәгә төшә. Очрашып йөри башлыйлар. Бераздан гаилә дә коралар. Тормышларын ямьләндереп озак көттермичә кызлары Ландыш, аннан уллары Марат туа.

Гаилә Түбән Камага шәһәренә күчеп килә. Халидәсе балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, Гакил абый анда да руль артына утыра. 33 ел шофер булып эшли ул, “Халыклар дуслыгы” орденына лаек була, депутат итеп сайлана. Хәзерге вакытта бу пар Арчада яши. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә Рәкыйп абый 1947 елда Арча районының Ирек авылында туып үсә. Ул да укуын тәмамлап шофер булып эшли башлый. Чыпчык авылына китапханәче булып килгән Зур Бирәзә кызы Мөслимәне ул бик тиз күреп ала. Егет армиядән кайткач алар  гаилә корып җибәрә.

Аннан комсомол юлламасы буенча Зариповлар гаиләсе Әстерхан өлкәсенә күчеп китә. Һәм кырык ел шунда гомер кичерә. Анда да Рәкыйп абый шофер, Мөслимә апа китапханәче булып эшли. Кызлары Рәйсә, уллары Ринат туа. Хәзер бу пар Иске Масра авылында яши.

Юбилярларны алтын туйлары белән район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, “Шәрыкъ” территориаль җирле үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин котлады. Туганнары, балалары, оныклары оныкчыклары да әти-әниләренә иң матур теләкләрен җиткерделәр. Алтын юбилярлар ЗАГСның “Дан китабы”на кулларын куйдылар, символик бүләккә ия булдылар. Гаилә вальсы аларны яңадан яшьлекләренә, кызыл туй көннәренә алып кайтты. Тик бу юлы инде алар гаилә дигән сукмактан курка-курка гына атлап баручы түгел, ә тормышта ныклы урыннары булган пар.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре 100-летие ТАССР

2
X