Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Канга баткан тугрылыклы дусты аның аяклары янына килеп егыла

    Бу вакыйга Казанда да яңгыраш алды. Чөнки фаҗига дәвамлы булды.

    Тормышта очраклы хәлләр аз түгел. Кайвакытта ничек шулай була ала инде, дип аптырап та куясың.

    Әлеге вакыйганың сәбәпчеләренең берсе Казан шәһәрендә, икенчесе безнең районның бер авылында яши. Бер караганда, очрашырга да тиеш түгел кебек инде алар. Әмма язмыштан узмыш юк, диләр.

    Шәһәрдәгесе өлкән яшьтә, гомере буе кешеләр дәвалаган, профессор. Буш вакытларында этен ияртеп табигать кочагына чыга. Шәһәр шартларында эт асрау ансат эш түгел. Әмма әлеге эт аларның тулы хокуклы гаилә әгъзасы кебек, кадер-хөрмәттә яши. Хуҗасы тәртип ярата, этенә тиешле вакытта прививкалар ясата, паспортлы, токымлы эт була бу.

    Поездга утырып кайталар, бер тукталышта төшеп калалар. Иреккә чыккан эт куана, йөгерә-чаба, уйный, карда ауный. Ара-тирә ераккарак китеп югалып та торгалый.

    Шушы ук көнне тагын бер кеше кырга чыга. Кунакка килгән була ул. Үзе белән мылтыгын да ала. Аучылык билеты булса да, ауга рөхсәт кәгазе юк моның. Законча әйтсәк – браконьер. Соңыннан очраштым мин аның белән. Һич тә начар, явыз кешегә охшамаган үзе. Шайтан котыртты дип әйтәләр бит әле. Монда да шулайрак дип аңлатсаң  гына инде...

    – Шундый матур, тыныч кына уйнап йөргән эткә ничек ата алдың? – дип сорадым мин аннан. – Аучы кеше ау этенә беркайчан да кул күтәрми бит.

    – Мин аның иясе юк дип уйладым, – диде ул. – Болай бетәсен белсәм, чыкмаган да булыр идем...

    Реклама

     

    Аткан тавышны, эт чинаганын хуҗасы ишетә билгеле, бераздан канга баткан тугрылыклы дусты аның аяклары янына килеп егыла.

    Бу вакыйга Казанда да яңгыраш алды. Чөнки фаҗига дәвамлы булды. Өлкән яшьтәге, хөрмәтле  ветеран яраланган этен поезд  тукталышына кадәр күтәреп бара, кайтып җитәрәк эт җан бирә. Хуҗасының йөрәк өянәге кузгала, ул шуннан тернәкләнә алмый...

    Шушы юлларны язар алдыннан телевизордан “Следствие вели...” дигән тапшыруны караган идем. Совет чорындагы коточкыч хәлләрне күрсәтәләр анда. 1946 ел. Авыр блокада кичергән Ленинградта бер-бер артлы кешеләр югала башлый. Авылдан килеп заводта ат җигеп эшләүче бер ир заты, янәшәдәге базарда нәрсә дә булса алып булмасмы дип эзләнеп йөрүчеләр янына килеп, пышылдап кына үзендә бәрәңге күп булуын әйтә. Ачлыктан тилмергән кешеләр моның кармагына бик ансат эләгә. Үзе белән ияртеп алып китә бу боларны, аулак урындагы подвалга килеп җиткәч: “Үзегез төшеп алып менегез, буялмасын өчен өс киемен салып куегыз”, – ди. Теге бичара төшеп китә, ә бу явыз артларыннан  зур балта тотып төшә... Шундый юл белән 29 кешенең башына җитә, хәтта авылдашын да аямый... Мондый вәхшилекне эшләүчене кеше дип атап буламы инде?

    Бервакыт редакциягә агарынган, гаять дулкынланган бер кеше килеп керде. “Әле генә капка төбендә уйнап йөргән көчекне атып киткәннәр. Хатын чыгып ачулана башлагач мылтыклы кеше: “Хәзер үзеңне дә атам!” – дип кычкырган. Көчекне сорап балалар елый, аларга нәрсә дип әйтергә инде”, – диде ул еларга җитешеп.

    Кайвакытта урманда аю күрдем, дип сөрән салучылар бар. Сез аюдан түгел, урманда очраган ят кешедән куркыгыз, дим. Аю тик торганда килеп бәйләнмәячәк.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: