erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каникулда да ярышалар

Аларга афәрин!

     Каникулда да ярышалар

     Спартакиада кысаларында район мәгариф хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары командалары арасында волейбол ярышлары булды. Язгы каникул вакытларында укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр әнә шулай вакытны спорт ярышлары белән дә үткәрделәр.

Ярышта 14 ир-егетләр, 32 хатын-кызлар командасы катнашты. Башта Арчаның 7нче, 3нче мәктәпләрендә, Арча укучылар сараенда, Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Наласа, Сеҗе, Урта Пошалым мәктәпләрендә зона ярышлары булды.

Финал ярышлары 29 мартта Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында узды. Финалда 8 хатын-кызлар, 6 ир-егетләр командасы очрашты.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә. Урта Пошалым мәктәбенең хатын-кызлар командасы Апаз мәктәбе командасын отып, 1нче урынны алды.  Яңа Кенәр мәктәп-интернаты командасы Наласа мәктәбе командасын җиңеп, 3нче урынны алды. Хатын-кызлар арасында иң яхшы уенчы булып Урта Пошалым мәктәбе директор урынбасары Гөлшат Әхмәдуллина танылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ир—егетләрдән Яңа Кенәр мәктәбе командасы җиңүче булды. 2нче урында – Арчаның 6нчы мәктәбе командасы, 3нче – Арчаның 7нче мәктәбе командасы. Иң яхшы уенчы – Арчаның 6нчы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дмитрий Сергеев.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучыларга район мәгариф идарәсенең һәм профсоюз оешмалары советының Мактау грамоталары, уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Профсоюз оешмалары советы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) ярышларны үткәрүдә булышканнары өчен Яңа Кенәр мәктәбе җитәкчесе Әгъзәм Гайфуллинга, профком рәисе Зөлфәт Хәйруллинга, Арчаның 7нче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәевка рәхмәт әйтә.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X