Уку программасын май аенда куып җитәчәкләр.
Күрше Башкортстанда мәктәп каникуллары бер атнага озайтыла, шул рәвешле укучылар каникулга бер атнага алдан китә. Яллар 26 октябрьдә башланырга тиеш булган, әмма хәзер аны 19 октябрьгә үк күчерергә ниятлиләр. Мәктәптә балалар 5 ноябрьдә генә әйләнеп кайтачак. Уку программасын май аенда куып җитәчәкләр, дигән мәгариф министры Айбулат Хажин.
Башкортстанда COVID-19 белән 200 укучы һәм 150 укытучы авырый, дип яза UFA1.RU.
Комментарии
Без имени
0
0
При чем здесь башкирия