erid:2VtzquqpS7d
Каникуллар, диеп җиңел сулама
Арча яңалыклары

Каникуллар, диеп җиңел сулама

Яңа ел бәйрәмнәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда эшне тагын да көчәйтәчәк.

– Безнең хезмәткәрләр юл-транспорт һәлакәте туу мөмкинлеге булган  урыннарда сакта торачак. Аеруча алкогольле эчемлек кулланган хәлдә, правасыз килеш руль артына утырганнар, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгучылар барланачак. Балаларны машина салонында йөртү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата да чара күреләчәк. Моннан тыш, каникул көннәрендә балаларны төркем белән ял итәргә алып баручылар да контрольгә алыначак. Закон нигезендә, аларны төнге 11дән иртәнге 6 сәгатькә кадәр, шулай ук һава шартлары начарланган очракта юлга алып чыгу рөхсәт ителми, – дип аңлатты И. Шиһабиев. 

26 декабрьдә “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелә. Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә, правасыз руль артына утыручыларга игътибар көчәя. Шулай ук 26 декабрьдә “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы да старт ала.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев