erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада юл һәлакәтендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган

Бер атна эчендә, 12-18 декабрь арасында, Арчада 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Аяныч, аларның берсе йөртүчесе тән җәрәхәтләре алу белән тәмамланган. Калган очракларда транспорт чарасына гына зыян килгән. Андыйларын хәзер зур афәткә санамыйбыз да, иң мөһиме, кешесе исән, зыян күрмәгән, дип сөенәбез. Шушы көннәрдә генә Мөндеш авылында яшәгән ир-егет Казан-Малмыж юлының күрше районга караган участогында юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Әти-әни, гаиләсе, якыннары өчен әйтеп бетергесез зур хәсрәт.

Соңгы вакытларда аның юллары да куркыныч тудыра. Әле кар ява, суыта, шул арада яңгыр китә. Юлларда бозлавык хасил була. Транспорт белән идарә итүчеләрдән зур игътибар һәм саклык сорала.

– 16 декабрьдә Арча-Әтнә юлының икенче километрында (Зур Бирәзә авылын узгач) “ВАЗ-2114” машинасы “Лада-Калина” белән бәрелеште.  “ВАЗ-2114”нең йөртүчесе тән җәрәхәтләре алды. Сәбәбе – юлның бозлавык булуы. Идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Юлда бозлавык икән, тизлекне киметергә, бик игътибарлы булырга кирәк, – диде вакытлыча Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шиһабиев.

Машинаны артка чигергәндә икенче транспорт чарасына килеп бәрелеп, аңа зыян китерү очраклары да теркәлгән. 12 декабрьдә Сызгановлар урамы, 20А, 13ендә Банк урамы, 28, 14ендә Комсомол урамы,16, 15ендә Галактионов урамы, 20, 17 декабрьдә Зур урам, 70нче йорт янында нәкъ шулай булган.

– Мондый очраклар бик еш очрый. Игътибарлы булырга, артта машина юклыгына тәмам инанганнан соң гына чигенергә кирәк, – диде Илфат Шиһабиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

15 декабрь көнне Совет мәйданы, 10нчы йорт янында өч машина бәрелешә. Бер машина өстенлеге булган икенчесенә юл бирми. Нәтиҗәдә – юл-транспорт һәлакәте.

8-15 декабрьдә Арча районы территориясендә “Автобус” профилактик чарасы игълан ителгән иде. Аның нәтиҗәләре белән дә кызыксындык.

– Бу көннәрдә Арча автотранспорт предприятиесенә барып, автобус йөртүчеләр белән инструктаж үткәрдек, – диде Илфат Шиһабиев. – 8 юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. 17 декабрьдә Астрономическая урамында бер автобус җиңел машина белән бәрелеште. Бәхеткә, бер кешегә дә зыян килмәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X