erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен!

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызны контрольдә тотыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балалар белеп торсын, бу турыда кат-кат исләренә төшерегез. Йортыгызда барысы да тәртиптәме? Игътибарлы булыгыз! Өегезгә янгынны белгертүче приборлар куелганмы? Куелмаса, сатып алып урнаштырыгыз. Янгынны сүндерүче җайланма да булсын йортыгызда. Электр чыбык-лары, розеткаларны карагыз.

 Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгызга сез үзегез үрнәк булып торасыз. Һәрвакыт уңай яктан үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында кирәкле телефон номерларын элеп куегыз. Янгын яки берәр төрле гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта балагыз тиешле номер буенча шалтырата белсен. Бу турыда алдан аңлатыгыз.

Балаларга ут белән уйнарга ярамаганын кат-кат әйтегез. Янгын вакытында өйдә качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Кечкенә яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен карауны  беркайчан да йөкләмәгез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегездә тотыгыз

Ут хаталарны кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 112 номерлары буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызның тормышын саклагыз!

Илгизәр Исмәгыйлов, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X