erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен!

Мәктәп укучыларына язгы каникулларны исән-имин, хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын.

Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның каникул вакытында нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп торыгыз. Балаларга игътибарлы булыгыз. Йортыгызда газ, электр җиһазларының, чыбыкларның, розеткаларның нинди хәлдә булуын тикшереп торыгыз. Бүлмәләрегездә янгынны белгертүче приборлар урнаштырылсын. Янгын сүндергечләр алып куегыз.  

Балалар белән ничек янгыннан сак булырга кирәклеген сөйләшегез. Ут-фәлән чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатыгыз.  Балаларга үзегез үрнәк булыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында янгын чыккан очракта кая шалтыратырга кирәклеге язылган телефон номерлары исемлеге эленеп торсын. Гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белсен.

Балаларга ут белән уйнауның куркыныч икәнлеген һәрдаим әйтеп торыгыз.  Балаларга янгын чыкса тизрәк өйдән чыгып китәргә кушыгыз. Өй эчендә качып калырга ярамый. Бала бу турыда белеп торсын. Кечкенә балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягылган мичләрен карауны  беркайчан да йөкләмәгез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегездә тотыгыз, ут хаталарны кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 112 номерлары буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Илгизәр Исмәгыйлев,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X