Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Капка төбенә кадәр бушка сузалар

    Газсыз яшәгән вакытларны онытып та бетердек инде. Иртән торсак та, кич кайтып керсәк тә өйләребез җылы, рәхәт.

    Кайлардадыр газсыз яшәүләрен ишетү дә сәер тоела. Бактың исә, Россиядә газлаштыру дәрәҗәсе 71,4 процент икән. 2026 елга аны 74,7 процентка җиткерү бурычы куела.

    Себердә бу күрсәткеч 16,8 процент кына, Ерак Көнчыгышта да түбән. Әйтүләренчә, илне тулысынча газлаштыру күздә тотылмый да, чөнки торбалар сузу мөмкин булмаган урыннарда башка энергия чыганаклары кулланыла.

    Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында хөкүмәткә һәм төбәкләргә газлаштыруның төгәл планын эшләргә һәм газ челтәрләренә тоташтыруны халык өчен бушлай итәргә кушты. “Торак пунктларда җир кишәрлеге чигенә кадәр газ үткәрү өчен халык түләргә тиеш түгел”, – диде ул.

    Татарстан, шул исәптән Арча районы халкы газ мәсьәләсендә үзен бәхетле, дип саный ала. Бездә барлык шәһәрләрдә һәм авылларда газ ягалар, бүген, шөкер, утын, күмер эзләп мәшәкатьләнәсе юк. Дөрес, бәяләр генә гел арта... Ә менә яңа йорт төзүчеләргә моңарчы газны капка төбенә китерү өчен дә чыгымнарны үзләренә түләргә туры килә иде. Кайбер урыннарда бу чыгымнар бер миллион сумга кадәр җитә иде, дип язалар.

    – Без бу йортка унике ел элек күчкән идек инде, – ди районыбызның Үрнәк бистәсендә яшәүче Зарина Камалиева. – Башта утын яктык, аннан электрга көйләдек. Газ кертү артыннан 2015 елдан бирле йөрим. Күп урыннарга яздым, әлегә финанс мөмкинлеге юк, дигән җаваплар алдым. Район башлыгы Илшат Нуриевка, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтебез зур. Быел менә газны бушка капка төбенә кадәр китерделәр.

    Елга арты дип аталган бу урамда әлегә өч хуҗалык бар. Нияз Шәйдуллин белән Миннехан Абдуллинның да шатлыклары зур. Әлеге йортларда газның эчке эшләрен үз хисапларына башкарганнар. Документларны әзерләп бетергәч газ яга башлаячаклар.

    – Тиз дә эшләделәр, – дип газ үткәрүчеләрне мактады Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Гайнетдинов. – Бу урам үсәчәк әле, күп балалы 15 гаиләгә шуннан җир бирелде.

    Район башкарма комитетының инфраструктура  үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм  элемтә секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов әйтү-енчә, районда 865 күп балалы гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән, анда инде йорт төзүчеләр дә бар. Шәхси йортлар төзелеп тора.

    – Газны капка төбенә кадәр бушлай китерү программасына эләгү өчен, нинди шартлар туры килергә тиеш?

    Реклама

    – Беренчедән, әлеге йорт урнашкан торак

    пунктта газ кергән булырга тиеш.

    Җир кишәрлегенә һәм йортка милек хокукы булуын раслаучы документлары булган кешеләр әлеге программага эләгәчәк. Шуңа күрә башта җиргә һәм йортка милек хокукын рәсмиләштерергә һәм газ кертүгә гариза бирергә кирәк.

    – Гаризаны кайсы оешмага бирергә һәм газ  китергәннәрен күпме көтәргә?

    – Гариза район газ хезмәте оешмасына бирелә, ике арада төзелә торган килешүдә газның кайчан китереләчәге дә күрсәтелә.

    – Гаризаны кире кагарга мөмкиннәрме?

    – Әгәр тиешле документлар барысы да булмаса яки  мәгълүматлар дөрес тутырылмаса гаризаны кабул итмәя-чәкләр. Шулай ук йорт теркәлмәгән яки газ кермәгән торак пунктта урнашкан булса, гариза кире кагылачак.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: