erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Капкан саен Софья Алексеевнага рәхмәт укыдым

Редакция каршында гына яшәгән Софья Завьялова (Любина) бакчасын күптәннән күрәсем килә иде.

“Мин исән чакта файдаланып калыгыз, алыгыз, үстерегез”, – дип иремә крыжовник үсентесе биргән иде ул.

Быел куактан беренче уңыш алдык. Дөрес, әлегә ишле түгел, әмма җимешләренең зурлыгы – исең китәрлек, тәмле – телеңне йотарлык. Авызга капкан саен Софья Алексеевнага рәхмәт укыдым.

Бакчасы белән ул бик теләп таныштырды. Алгы планда гына хәсиятләп бәйләп куеп үстергән кура җиләге куаклары.

– 2000 елда Мәскәүдән ВДНХдан алып кайткан идем. Ремонтант сорт ул. Исемен хәтерләмим. Шуннан бирле үстерәм. Быел шушы куаклардан 150 килограммнан артык кура җиләге саттым, – диде Софья Завьялова. – Мин аны бераз үскәч кисәм дә, тармакландырып җибәрәм. Һәр тармак үсеп китеп җиләк бирә.

Моннан тыш “Карамелька” сортлы җиләге бар. Беренче уңышын биргән, хәзер икенчесен җыяр вакыт җитә. Яшел җиләкләре бар инде. “Осеннее чудо” дигәненең җиләге зур һәм сары төстә. Әле дә уңыш бирә. Тәмле. “Кумберленд” дигән җиләк кара төстә була икән. 

– Иң беренче булып бүре җиләге уңыш бирә. Ул миндә 3-4 төрле сорт. Аннан башкалар. Караңгы көзгә кадәр бакчам туендыра. Карлыган өч төрле. Иртә, уртача һәм соң өлгерә торганы. Беренчесен 20 килограмм җыеп, катырып куйдым инде. Балаларга бирергә. Икенчеләре, карагыз, нинди эре. Кызыл карлыган, ике төрле крыжовник, сары слива, берничә сорт чия, урамга утырткан куактан гына күп итеп җыйдым, бакчадагылары быел ял итте, – диде Софья Алексеевна.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арткы якта ике сорт йөзем. Уңышы – ботакларын күтәреп тора алмаслык. Әле өлгереп җитмәгәннәр. Алмагачлар кыс-ка, алмаларын үрелеп кенә

алып була. Махсус шундый сорт. Бик биекләре дә бар, быел ял итәләр, ди хуҗабикә, ә кайбер ботаклары алмадан сыгылып төшкән. Ял иткәндә шундый уңыш биргәч...

– Минем электән калган иске сортлар да бар. Аннан мин Казаннан “Нива” фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы институтыннан алам. 25 сентябрьдән һәм 15 майдан сата башлый алар. Белгечләрдән генә алырга кирәк. Хәзер базарга чыксаң, бар да белгеч, ә чынлыкта ташландык бакчалардан алып кайтып сатканнары да бар.

– Ничек өлгерәсез?

–Иртәнге 4тә торам. Элек-электән шулай, – диде Софья Завьялова. – Аннан бакча – картаймаска стимул ул. Миңа 75 яшь. Шуннан рәхәтлек алам. Менә кыярларым үсеп килә. Мин аларны соңрак утыртам. Ташкабакның уңышы бик мул. Аның яшел төстәгесен утыртырга кирәк. Ул икенче җәйгә кадәр саклана. Һәм бакча тәрбияләүне сорый. Яшелчә, җиләк-җимешләргә син ничек карыйсың, алар сиңа шулай җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X