erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кар-буранлы чып-чын кыш

Буран каты булды. Карны ничек көрәп бетерәсе? Бар сөйләшү шул буран турында гына. Ватсап аша бер-беребезгә буран турындагы көлкеле карикатуралар, уйландыра торган шигырьләрне җибәрәбез. Ә хәзер әйдәгез бергәләп Казанбаштан Гөлара Шәрипованың шигырьләрен укыйк. Бик матур алар.

НӘКЪ ТӘ БЕЗНЕҢЧӘ!
Элеккеге кышлар кайда, дигән,
Уйлар борчый иде күңелне...
Капка өсләреннән йөри торган
Кар-буранлы чып-чын кыш килде!

Кар көртләре белән сыртлап өеп
Тутырды ул урам чатларын.
Чыга алмый яткач көрт эченнән,
Искә төште бала чакларым!

Буран, диеп кемдер, ах, иткәндер,
Ә мин куйдым эчтән сөенеп!
Күрче әле, күрче, төн чыкканчы
Кар таулары куйган өелеп!

Менә бу кыш! Безнең балачакның
Кышлары бит шундый ак иде.
Ничек кенә сагынмаска, дуслар!
Иң бәхетле, гүзәл чак иде!!!

Балачагым кышы аяк баскан!
Буран дулый, таулар өелә!
Буран, диеп, кемдер, ах, итәдер,
Минем исә, күңел сөенә!!

Менә монсы нәкъ тә безнеңчә!!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Булыр инде бураны да, кары да,
Гаҗәпләнмим табигатьнең зарына.
Уйлый китсәң, зар бездә дә җитәрлек,
Кайчакларда башлар себер китәрлек.

Чәчкәйләрең үрә торыр көннәр бар,
Төш булсаң, дип, өзгәләнгән өннәр бар.
Күз яшеңне эчкә йоткан мәлләрең,
Югалткан чак тормышыңның ямьнәрен.

Булыр инде бураны да, кары да,
Гаҗәпләнмим табигатьнең зарына.
Тик шунысын яхшы беләм, үтәсен,
Болыт арты һәрчак кояш көтәсен.

Зарлансаң зар буладыр ул һәркемдә,
Шөкер итеп яшик ләкин һәр көнгә.
Ә табигать, әйдә, бераз дуласын,
Киләчәккә аяз көннәр юра син!

Гөлара Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X