erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Кара билбау”лы кызлар

Ашытбаш урта мәктәбе укытучылары үзләренең укучылары белән һәр яктан горурлана ала.

“Алтын” коючы мәктәп, дип язып та чыккан идек инде. Әмма бу язма тхэквондо буенча кара билбау ияләре – 8нче сыйныф укучылары – игезәк кызлар Ралинә һәм Ралия Шәвәлиевалар турында.

Карап торышка кечерәк кенә буйлы, ябык кына гәүдәле, үтә дә тыйнак, оялчан бу кызларның тхэквондо кебек спорт төрен сайлауларына ышанасы да килми. Тхэквондо Кореядан кергән корал кулланмыйча гына аяк, йодрык белән үз-үзеңне саклау техникасы ул.

Үзләренә менә шундый катлаулы көнчыгыш спорт төрен сайлаган Ралинә һәм Ралия. Тхэквондо түгәрәгенә алар 2017 елдан бирле йөриләр. Арча спорт мәктәбенә. Тренерлары Газинур  Юныс улы ярдәме белән кызлар башта йодрык белән сугу, аякны алга сузып һөҗүм итү алымнарын үзләштерәләр, аннан үзләре дә сизми бу спорт төре белән ныграк кызыксына башлыйлар, ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. 

Иң дәрәҗәле официаль турнир – Татарстан  беренчелеге. Анда җиңү яулаган спортчы Татарстан командасы составында Идел буе округы һәм Россия беренчелегенә катнашу хокукы ала. Ралинә һәм Ралия Татарстан, Россия ярышларында күп тапкырлар призлы урыннарны яулап киләләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тхэквондо буенча Татарстан беренчелегендә 1-2 урыннар да  аларда. 2020 елда Кама Аланында узган Татарстан беренчелегендә Ралиягә, 2021 елда Казан шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә Ралинәгә кара билбау бирелә. Икесе дә Татарстан җыелма командасы составында Чебоксар шәһәрендә үткәрелгән Идел буе  округы беренчелегендә катнаша. Ралия июнь аенда Белгород шәһәрендә узган Россия беренчелегендә Татарстан данын яклый. Ярышларда алган баллары буенча Шәвәлиеваларга беренче яшүсмерләр разряды бирелә.

“Кара билбау” алуы җиңелләрдән түгел. Аның өчен бик күп көч куярга, тырышырга, шөгыльләнергә кирәк. “Кара билбау” – кызларның әти-әниләренең дә тырышлыгы нәтиҗәсе.

 Елның соңгы аен да матур нәтиҗәләр белән төгәлли кызлар. 10-12 декабрьдә узган  иң көчле спортчыларны җыйган Бөтенроссия “Алтын очкын”  турнирыннан  бронза, 19 декабрьдә  Яшел Үзән шәһәрендә үткән турнирда Ралия – алтын, Ралинә бронза медаль яулап кайткан. Алга таба зур уңышлар телибез кызларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X